Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
10 август 2019, 12:58

Елмаегыз!

Елмаеп һәм көлеп

Үгез сөзеп имгәнгән савучы Мөхипҗамалны район больницасына китерәләр. Бердә татарча белмәгән врач карый тегене. «Откуда»? була аның беренче сүзе.

– Ат кумады, үгез куды мине. Рәзве ат шулай дилает, – дип аңлаткан Мөхипҗамал.

* * *

Йокылы-уяулы ире – хатынына:

– Хатын, телевизорны сүндер әле.

– Шыпырт кына утыр, без кинотеатрда.

* * *

– Син гаилә башлыгы, үзең хәл ит.

– Нишләп мин булыйм ди инде… Без гел барсын да бергә хәл итәбез ич.

– Барыбер, син – гаилә башлыгы.

– Нишләп мин?

– Бәхәсләшмә минем белән! Шул минуттан алып ир – гаилә башлыгы.

* * *

Печән чапканда ике дус сөйләшә. Берсе икенчесеннән сорый:

– Син кемгә чабасың? – ди.

– Картайган көнемдә кешегә чабып йөрмәм инде, үземә чабам, – ди тегесе.

– Ә мин сыерга чабам, – ди дусты, серле генә елмаеп.

* * *

Җәннәт төбендә 5000 сумлык акча тора, аны монда кертмиләр.

– Ник сез мине кертмисез? Минем яшь туганнарым иллеләкләр, йөзлекләр, бишйөзлекләр бар да шунда бит.

– Белмим, без сине мәчеттә күрмәдек.

* * *

Урыс теле укытучысы сөйләшә торган тутый кош сатып ала һәм икенче көнне аны зоокибеткә кире алып килә:

– Сезнең бу тутыегыз коточкыч сүзләр сөйли!

– Булмас! Без беркайчан да аның сүгенгәнен ишетмәдек.

– Сез мине дөрес аңламадыгыз: ул кайбер фигыльләрне дөрес төрләндерми.

* * *

Бер татар чәчәк кибетенә керә:

– Зинһар өчен, хатыныма иң матур чәчәк гөлләмәсе ясап бирегез әле.

– Сезнең хатыныгыз белән, мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.

– Юк, бер ай.

– Эх!.. Сез шундый яхшы бүләк ясыйсыз!.. Һәм нибары бер ай…

– Әйе, бер ай… мин өйгә кайтмаганга…

* * *

Ике пеләш татар кычкырыша.

– Ә син миннән пеләшрәк!

– Ничек ул, синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!

– Синең башың зуррак!
Читайте нас: