Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
13 июль 2019, 14:27

Көлеп яшик!

Тарих дәресе.

Укытучы Вәлине чакыра.

– Вәли, Берлинны кем алды?

– Апа, мин алмадым!!!

– Бар кайт, иртәгә атаң белән кил.

Икенче көнгә Вәли атасы белән килә.

– 15 ел укытып мондый хәл күрмәдем.

– Нәрсә булды ?

– Малаегыздан Берлинны кем алды дип сораган идем, мин алмадым ди.

– Улым, алсаң бир.

Укытучы Вәли һәм аның әтисен директорга алып керергә була.

– Вәлидән сораган идем Берлинны кем алган дип, мин алмадым дип әйтә, әтисен чакыртып сораган идем, ул, «алган булсаң бир» ди.

Директор:

– Мин беләм бу гаиләне, алар алмаганнардыр..


Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә чылтыратып, хатынының өч игезәк табуы турында хәбәр итә. Тегене башта ишетеп бетермиләр һәм кычкыралар:

– Тагын кабатлый алмассызмы?

– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән!


Түше орден планкалары белән капланган бер бабай собеста аяк терәп пенсиясен арттыруларын таләп итә. Аңа игътибар итүче кеше юк. Бабай тавышын күтәрә төшә:

– Бик беләсегез килсә, мин Куликово сугышында гына катнашмадым!

Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәгән чиновник кәгазьләрдән башын күтәрмичә генә:

– Ә ник катнашмадыгыз?

Тынлык. Чират көтеп утыручыларның берсе:

– Дезертирдыр, мөгаен.


Ике «яңа татар» машинада барганда: «ГАИ-100 м» дигән юл билгесен күреп туктап калалар. Берсе акча янчыгын чыгарып, саный башлый. Аннары, авыр көрсенеп:

– Шәүкәт, 100 милиционерга чукынсаң да җитми!


Караңгыда бер мужик «КамАЗ»ы белән хәтәр егетләр утырган джипны төрттерә. Джип канауга төшеп каплана. Теге мужик канауга таба сузылып:

– Әй, сез исәнме анда, юкмы?

Тынлык. Ых иткән тавыш та юк.

Теге мужик җиңел сулап:

– Аллага шөкер инде алайса.
Биш яшьлек малай циркта ялгызы гына кичке тамаша карап утыра. Янәшәсендәге бер хатын аңа сорау бирә:

– Син бит әле бик кечкенә, ничек циркка ялгызыңны гына җибәрделәр? Билетны да үзең алдыңмы?

– Юк, әти алды.

– Ә ул кайда?

– Өйдә билет эзләп калды.
Читайте нас: