Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
7 июль 2019, 12:31

Көлке көлә килә, артыңнан куа килә

Якшәмбе мәзәкләре

Прапорщик взводны тезеп куйганнан соң:

– Кайсыгызның кесәсендә пычак бар – бер адым алга!

Бер солдат чыгып баса.

– Афәрин, сиңа моның өчен ун көн ял!

Шул ук көнне солдат туган якларына кайтып китә.

Өч көннән прапорщик тагын взводка мөрәҗәгать итә:

– Кемнең кесәсендә пычак бар – бер адым алга.

Бөтен взвод бер кеше кебек гөрс итеп алга атлый.

– Афәрин, хәзер барыгыз да бәрәңге әрчергә барасыз.


Кухня. Тынлык. Суыткыч ишеге ачыла һәм аннан муенына колбаса аскан, бер култык астына – сыр, икенчесенә ит кисәге кыстырган иләмсез зур, симез тычкан килеп чыга. Менә ул оясына илтүче тишек янына килеп җитә һәм тишек авызы каршына куелган тәбегә һәм андагы кибеп беткән сыр кисәгенә карап торганнан соң:

– Нәкъ бала-чагалар инде, мин сиңа әйтим!


– Нихәл, күрше! Кичә сездә нинди бәйрәм иде?

– Хатын утыз яше тулуның ун еллыгын билгеләп үтте.


Ике кәҗә сөзешә. Бу хәлне Илшат та күзәтә һәм кечкенәрәк кәҗәгә көч-куәт биреп тора. Янәшәдән үтеп баручы бер ханым, күңеле нечкәреп:

– Син һәрвакыт кечкенәләрне яклыйсыңмы?

– Әлбәттә. Зур кәҗәдән ит тә күбрәк чыга бит.


Физкультурадан зачет тапшырыр алдыннан укытучы:

– Бу сезгә математика түгел, монда баш белән уйларга кирәк.


Яшь хатын – ахирәтенә:

– Минем ирем гомере буе кулында гына күтәреп йөрергә вәгъдә бирде.

– Вәгъдәсендә торамы соң?

– Юк.

– Нишләп?

– Чөнки мин аның җилкәсенә менеп атландым.


Курсантларны бер сафка тезеп, полковник акыл өйрәтә:

– Әгәр сез командирыгыз боерыгын истә калдыра алмаслык дәрәҗәдә аңгыра икәнсез, блокнот сатып алыгыз да, минем кебек язып барыгыз.


Апасы – энесенә:

– Йомшак укучы син!..

– Юк, көчле! Укытучы: «Син берүзең бөтен сыйныфны артка сөйрисең!» – диде.
Читайте нас: