Чишмэ
-30 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
22 июнь 2019, 18:33

Шимбә кичендә

Эх, рәхәтләнеп көлеп алыйк әле!

Аяк киеме ремонтлау мастерскоенда кабул итүче хатын – клиентка:

– Ботинкагызны ремонтлаган өчен сездән 50 сум. Ләкин без сезнең бер ботинкагызны югалтканлыктан, 25 сум гына түләрсез.

* * *

Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.

– Әй, син, нәрсә эзлисең анда?

– Акча!

Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.

– Тапсаң – уят.

* * *

Ике ахирәт очраша.

– Тормышларың ничек дип сорар идең ичмасам, Сания.

– Тормышлар ничек?

– Әй, сорама да!
Читайте нас в