Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
8 июнь 2019, 12:21

Анекдотлар

Ял көннәре күңелле үтсен!

Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе – икенчесенә:

– Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.

* * *

Ике ахирәт ресторанда утыра. Берсе – икенчесенә:

– Әнә теге ике карт өстерәлчекне күрәсеңме? Ун елдан без дә шулар төсле булачакбыз...

– Дивана, бу бит көзге!

* * *

– Сиңа нәрсә булды?

– Берьюлы ике тешне суырттым.

– Тукта, син әле бүген иртән генә бер тешем сызлый дигән идең. Нигә икене алдырдың?

– Врачның кайтарып бирергә акчасы булмады.

* * *

Мәчтүрә түти аяк очларына гына басып ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан җәһәт кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп китә. Аның коммуналь торактан аерым фатирга күчүенә инде өч ел, ләкин кайчагында әнә шулай онытылып киткәли. Картлык галәмәтедер инде.

* * *

Ат каршына бүре килеп чыга:

– Менә бәхет! Туйганчы ит ашыйсы көн дә булыр икән!

– Ашыкма әле син, бүре, башта минем дагадагы язуны укып бак.

Бүре укырга дип иелүе була, ат моның маңгаена кушаяклап тибеп җибәрә. Ярты сәгатьтән бүре аңына килә:

– Пычагыма кирәк идеме инде миңа аның дагасындагы язу? Укый белсәм әле бер хәер иде...

* * *

Акыллы хатын иреннән һәрвакыт киңәш сорый, ләкин бу киңәшне ул беркайчан да тотмый, чөнки дивана түгел.

* * *

Гали абзый Көнбатыштагы бер клуб белән миллион долларлык килешү төзегән яшь футболчы турында мәкалә укыганнан соң, дәреслекләргә батып утырган малае янына килеп:

– Җыен юк-бар белән миеңне черетеп утырганчы, чыгып, туп тибеп керер идең!

* * *

Тулы гәүдәле хатын бер малайга мөрәҗәгать итә:

– Үскәнем, бу капка аша мин паркка үтә аламмы?

Малай, икеләнеп кенә:

– Белмим шул... Әле күптән түгел генә печән төягән машина үткән иде анысы...
Читайте нас: