Көчле томанда бер хатын-кыз руль артында алдагы машинаның утларына карап кына чамалап бара. Юлдан әйбәт кенә баргач шактый алдагы машина кинәт туктап кала һәм хатын-кыз машинасы аның артына килеп төртелә.
– Сез нишләп алай кинәт туктадыгыз? – дип чәчрәп чыга хатын.
– Гафу итегез, ханым. Мин үз гаражыма кергән идем.
Реклама агенты фатирга ыргылып керә дә түгәргә әзерләнгән чүпне залдагы келәмгә бушатып:
– Ханым, әгәр бу тузан суырткыч чүпнең бер бөртеген калдыра икән – мин шул калганны кабып йотачакмын!
Хатынның кухняга юнәлгәнен күреп өсти:
– Кашык алып киләм, бездә икенче көн инде ут юк.