Чишмэ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
28 апрель 2019, 11:25

Көлке капчыгы

Официант клиент янына поднос күтәреп килә:

– Кофе, чәй?

– Кофе.

– Белә алмадыгыз – чәй...

* * *

Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе:

– Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? – дигән.

Беренчесе:

– Юләр син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич, – дип җавап биргән.

* * *

Кибетчене хуҗасы кисәтә:

– Игътибарың юк! Әнә берәү биш урынына алты тартма алып чыгып китте...

– Борчылмагыз, акчасын җидегә түләде ул.
Читайте нас в