Имеш, беренче автомобильләр яңа чыккан заманда бер авылның кешесе шәhәргә барып автомобиль күреп кайта. Авылына кайтып җитү белән аны бөтен халык сырып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди hәм башкалар. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, сорауларга җавап биреп торырга мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арыганнан телен көчкә кыймылдатып, сорый икән:
– Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына аңлатып бир әле: ул автомобиль дигән нәстәкәйгә атны кайсы яктан җигәләр соң? – дип сорый икән үзеннән.