Ире эштән арып кайта да хатынына кычкыра:
– Тагын ашарга әзер түгел. Мин бүре кебек ач. Хәзер ресторанга китәм.
– 5 минут сабыр ит, – ди хатыны.
– Нәрсә, шул вакыт эчендә ашарга өлгертмәкче буласыңмы?
– Юк, юк. Киенәм дә, мин дә синең белән барам.
– Кайчан да булса сайтлар гәзитләрне тулысынча алыштырыр дип уйлыйм мин.
– Алай булмастыр шикелле.
– Чөнки сайтка бернәрсә дә төреп булмый бит.
Һәм тынлык урнаша. Ниһаять, кыз түзми:
– Ни өчен башка бер сүз дә әйтмисең, кадерлем?
– Болай да артыгы ычкынды бугай, – дип җавап бирә егет.
– Сиңа 23 февральгә нәрсә бүләк иттеләр?
– Әнә урамда торган шәмәхә төстәге 600нче «Мерседес»ны күрәсеңме син?
– Шуның төсендәге кепка бүләк иттеләр.