Бәйрәмнән соң иртүк хатын иреннән сорый:
– Җаным, савыт-сабаны юарга булышмассыңмы? – ди.
– Юк, үлеп йокым килә, – дип җавап бирә ире.
– Мин сине сынап кына карадым. Савыт-саба юылган инде.
– Кадерлем, мин шаярдым гына. Бик теләп булышкан булыр идем!
– Бигрәк әйбәт! Мин дә шаярттым гына бит. Савыт-саба сине көтә!