Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
17 февраль 2019, 16:49

Рәхәтләнеп елмаеп алыйк әле

Ял көнендә кызык-мызык

Йөз яшьтән узган бик карт яһүд үлем түшәгендә ята. Бәхилләшергә килгән шундый ук карт икенче бер яһүд аңа:

– Тегендә баргач, син анда Ходай Тәгаләне күрерсең инде, әйеме?

– Күрермен инде, күрмичә тагын...

– Күрсәң шул: минем турыда сораса, әйт – әллә кайчан үлде инде ул, диген...

* * *

– Доктор, сезнең киңәшләрне тотсам да, анализларым барыбер начар.

– Хәтерем ялгышмаса, киңәшләрем өчен биш йөз түләдегез кебек.

– Әйе, төп-төгәл биш йөз.

– Соң, дускай, әйбәт анализлар хәзер күпкә кыйбат тора!..

* * *

Бер адәм төн уртасында ишек шакый. Хатыны – эчтән:

– Бу синме?

– Мин бугай... Айныткычка эләкмәгән булсам әгәр...

* * *

– Син бик кыю кеше икәнсең, Әхмәт кебек куркак түгелсең.

– Нигә алай дисең?

– Әхмәт, 1000 сум бурычын сорар дип куркып, миннән гел качып йөри...

* * *

– Нигә күңелең шулкадәр боек?

– И, ахирәткәем!.. Матурлык салонына барырга дип иремнән 300 сум сораганыем...

Ә ул, миңа озак кына карап торды да... 3 мең сум чыгарып бирде!..
Читайте нас: