– Син кайчан дачадагы бәдрәфкә ишек куясың инде?!
– Ә анда урларлык нәрсә бар?..
– Алло, бу янгын сүндерүчеләрме?
– Монда полицейский белән табиб сугыша, – ярдәмне сездән сорарга туры килә инде...
– Белмисеңме, безнең ташбака кая булды икән?
– Ишегалдында. Балаларга чикләвек ватыша.
– Ха-ха! Беркем дә килмәгәндер, әлбәттә!
– Бөтен мәйдан шыгрым тулы булды!
– Бөтенесе дә «кайсы гына сантый килер икән?» дип карарга килгән булып чыкты.
Биология дәресе. Укытучы Айдарчиктан сорый:
– Әйт әле, Айдарчик: яңгыр суалчаннары ничек үрчи?
Коммуналь фатирда (малосемейкада) яшәүче берәү күршесенә сорау бирә:
– Әйт әле: бәдрәф кәгазе белән пәрдә арасында нинди аерма бар?
– Ә-һә! Алайса – син икәнсең!