60чы еллар, ерак татар авылы. Ике бичә колхоз җыелышыннан кайтып бара ди.
– Әйгенәм, ахирәткәем, – ди берсе, – бу читтән килгән яңа персидәтел бигрәк явыз кеше икән дә!
– Бәй, димичә... «Авылыгызга ут кертәм, газ кертәм!» дип куркыта ласа!
Ир белән хатын машина этеп бара. Ир – хатынына:
– Бу машинаны безгә саткан адәм бернәрсәдә хаклы булган икән...
– Бу калтырча бензинны чыннан да бик аз яндыра.
– Я, дустым, теге атнада мин тәкъдим иткән шифалы ләм хатыныңның битен яшәрттеме?
– Яшәртүен яшәртте дә, ике көннән соң купшаклап коелды...
Официант клиент янына йөгереп килеп:
– Әле генә мин китергән балыкны тизрәк ашап бетерегез әле, зинһар.
– Безгә санитар инспекция килде...
Химия укытучысын реанимация палатасына китереп салалар.
– Автомобиль авариясенә эләктеңме? – дип сорый аннан күршесе.
– Юк ла... Китапта хата киткән... – дип җаваплый укытучы.