Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
20 гыйнвар 2019, 13:57

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Ял минутларында.

ЙӘ ЯВАР, ЙӘ ЯУМАС

Кич белән Хуҗа хатынына:

– Әгәр дә иртәгә яңгыр яуса, урманга утынга барам, яңгыр яумаса, кырга җир сөрергә барам, – дигән.

– Андый вакытта «алла боерса» дип сөйләргә кирәк, – дигән хатыны.

– Алла боерса да, боермаса да, иртәгә ике эшнең берсен эшли алам инде. Һәрхәлдә, икенең берсе булыр: яңгыр йә явар, йә яумас, – дигән Хуҗа.


ИШӘККӘ ҖИҢЕЛРӘК БУЛА

Хуҗа базардан күп кенә яшелчә алып капчыкка тутырган да капчыкны җилкәсенә салган. Аннары ишәгенә атланып кайтып киткән. Юлда кешеләр аңа:

– Йә Хуҗа, ни өчен капчыкны ишәк өстенә салмыйча үз җилкәңә салдың? – дип сораганнар.

Хуҗа:

– Ни эшләп алай итим мин. Ишәк мескен мине дә, яшелчә салынган капчыкны да күтәрсен, имеш. Үземнең җилкәгә салгач, ишәккә җиңелрәк була, – дип җавап биргән.


ХУҖА НАСРЕТДИН ҺӘМ БАЙ

Бервакыт Хуҗа Насретдин, бер бай белән өенә кайтып барганда, бай 99 сум акча тапкан. Хуҗа байга:

– Ташла аны, 100 сумга да тулмагач, нигә алырга. Мин 100 сумга бер генә тиен тулмаса да алмас идем, – дигән.

Икенче көнне бай, Хуҗаны сынау өчен, бер янчыкка 99 сум акча салып Хуҗаның ишегалдына ташлаган. Үзе яшеренеп Хуҗаны күзәтеп торган. Хуҗа өеннән чыккан да, янчык белән акчаны алып, санап кесәсенә салган. Бай моны күреп:

– Хуҗа әфәнде, нигә аласың, акча 100 сумга тулмый бит! – дигән.

Хуҗа кесәсендәге янчыкны яңадан кулына алып әйләндергәләп караган да:

– Акчасы 99 сум булса, янчыгы бер сум тора, – дип китеп барган.


АША, ЧАПАНЫМ, АША

Бервакыт Хуҗа Насретдин чит бер шәһәргә баргач туйга очраган. Туй мәҗлесендә байлар Хуҗага ишек төбеннән генә урын биргәннәр һәм, Хуҗаның киеме начар булганга күрә, аңа аш-суның да байлардан калганы гына эләккән.

Икенче көнне Хуҗа бер кешедән яхшы чапан-чалма алып киенгән дә яңадан туй мәҗлесенә барган. Хуҗаны бу юлы түргә утыртканнар. Табын янында Хуҗа чапанының җиңенә пылау тутыра һәм:

– Аша, чапаным, аша. Пылавы бик тәмле, – дип сөйләнә икән.

Моны күргән кешеләр, гаҗәпләнеп, Хуҗага сорау биргәннәр:

– Йә Хуҗа әфәнде, ни эшең бу? Нигә син пылауны җиңеңә тутырасың? – дигәннәр.

Хуҗа:

– Сез бит кешенең үзеннән бигрәк, киеменә карап хөрмәт итәсез. Менә шуңа күрә чапанымны сыйлыйм, – дигән.


ПЫЛАУ АРТЫННАН ГЫНА

Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер таныш баена кунарга кергән.

Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак итеп җәяргә тырышып ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан ачыгып килгән Хуҗа Насретдин кайчан ашарга бирерләр икән инде дип көткән.

– Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? – дип сораган бай.

Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:

– Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән шул, – дигән.


БАЙ БЕЛӘН БӘХӘСЛӘШҮ

Көннәрнең берсендә Хуҗа Насретдинга бер бай:

– Хуҗа әфәнде, әйдә бәхәсләшик әле, син мине алдый алырсыңмы икән? – дигән.

– Әйдә, – дип килешкән Хуҗа, – әгәр алдый алсам нәрсә бирерсең соң? – дигән.

Бай әйткән:

– Йөз чикләвек сатып алам, син мине алдый алсаң, алар сиңа булыр, алдый алмасаң, чикләвекләрнең бәясен син түләрсең, – дигән. Хуҗа риза булган. Бай чикләвек өчен акча түләгән дә Хуҗа чикләвекләрне үз кесәсенә алып салган.

Аннан, байга: «Өйдән акча алып килим әле», – дигән дә йөгереп өенә кайтып киткән. Бай Хуҗаны көтә дә көтә икән. Бер сәгать көткән, ике сәгать үткән, өч сәгать узган, ә Хуҗа юк та юк. Көтә-көтә кич тә җиткән. Иртәгесен Хуҗа очрагач бай:

– Йә, кайчан алдашабыз инде? – дип сораган.

Хуҗа:

– Йөз чикләвек өчен ике кат алдашмыйлар, кичә бер тапкыр алдадым бит инде, чикләвекләр минеке, – дигән дә китеп барган.


КЕМ БӨЕГРӘК?

Бервакытны Хуҗа Насретдиннан:

– Әйт әле, Хуҗа, патшамы, әллә крестьянмы, кайсы бөегрәк? – дип сораганнар.

– Юләр сорау, – дигән Хуҗа, – билгеле, крестьян. Әгәр крестьян иген икмәсә, барлык патшалар да ачтан үлеп бетәрләр иде, – дигән.
Читайте нас: