Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк
4 гыйнвар 2019, 15:39

Жәйге ял

Яңа елны көлеп-елмаеп башлыйк.

Илдар ХӘЙРУЛЛИН
Абау, Сания, тәнең каралмаган, быел диңгез буена бара алмадыңмыни? Ирең җибәрмәдеме? Нәрсә җитми диген бу ирләргә, син аны ел буе карыйсың, ашарга пешерәсең, киемен үтүклисең, ә ул сине ялга җибәрер өчен акчасын кызгана.

Әнә минеке, җәй җитүгә: «Дүрт ягың кыйбла: безнең авылга кайтасыңмы, үзеңнекенәме – анысы синең эш», – ди. Мин әллә ни сайланып тормыйм, кайсы якка кайтсам да, эш җитәрлек, бәбкә, чебеш караумы, бәрәңге чүбе утаумы – аерма юк.

Әмма сезнең тормыш бөтенләй башка, байларча, ирең акчаны көрәп ала. Синең хәзер, Сания, авылда күренгәнең дә юк, кияүгә чыкканнан бирле, һәр җәйне диңгез буенда кызынасың.

Шулай булгач, сиңа авылга оялмыйча ничек кайтырга кирәк? Кешенең әллә ниләр уйлавы бар. Бу ирләр хатын-кызның авыр хәлен әз генә дә аңламый.

Ярар, сине чит илгә җибәрмәвен ирең үзе нәрсә дип аңлата соң? Өч кредит түлим, быел монда гына ял итсәң дә, берни булмас, диме? Вәт юньсез! Ел буе өйдә утырып арыгандыр, дип әз генә дә жәлләми сине! Менә әйткән иде диярсең, үзе ялгызы гына берәр якка китеп таярга чамалап торадыр әле.

Беләбез ул ирләрне! Әнә Әкълимә-нең ире дә баштарак: «Быел акчаның такы-токы чагы, әйдә авылда гына ял итик», – дигән. Әкълимә: «Ярар, миңа барыбер», – дип ризалашкан да, тиз генә юл сумкасын җыеп, үз авылына чыгып сыпырткан. Нәкъ бер атнадан чит ил пляжларының берсендә күзгә күз очрашканнар болар! Соңыннан Әкълимәдән: «Кайткач, ирең нишләтте?», – дип сораган идем, күзен дә йоммыйча: «Нишләтсен ди, үзе дә ялгыз түгел иде бит!», – дип җавап бирде!

Менә шуннан соң бу ирләрнең кем булуын үзең аңла инде, Сания. Шуңа, нык тор, дим, бирешмә, барам булгач барам, дип һаман үзеңнекен дәгъвала. Кредит түләүдән моңарчы берәүнең дә үлгәне юк әле. Хатынын чит илгә ялга җибәрмәгән иргә ничек ышанырга кирәк? Андый ир белән тормыш итүләре читендер ул, Сания?

Әнә минем мужикның чит илгә бару турында авызын да ачканы юк. Диңгез буена түгел, үз авылына кайтырга да вакыты юк аның. Быел ялы график буенча гыйнварга туры килгәч, ай буе боз өстендә кармак салып утырды. Хәзер әнә, ярар, бу да әзрәк җәй күрсен дип, таныш табибтан «больничный» ясатып, авылга печән чабарга алып кайттым. Яңгыры яумагач, быел печәне дә юк бит аның. Алай да мужикны эшсез калдырмадым. Үзем утыз сутый бәрәңге җирен утаганда, янымда колорад коңгызын чүпләп йөрде. Хәзер, дус-ишләре кайсы кайда ял итүләре турында сөйләгәндә, минекенең дә әйтер сүзе бар, авылда көн саен мунча кердем, дип мактана. Мактансын әйдә, зарланмасын гына, телиме-юкмы, сорап та тормыйча, һәр җәйне шулай авылга алып кайтачакмын.

Син диңгез дисең, Сания, анысы качмый аның, тик менә кайтыр җирең бетсә, нишләрсең?!
Читайте нас: