– Ни өчен Санта-Клаус бүләкләрне үзе генә тарата, ә Кыш бабай Карсылуны ияртеп йөри?
– Чөнки Санта-Клаус өенә берүзе дә кайтып җитәрлек хәлдә була.
Ике актер Кыш бабай булып акча эшләп йөри. Берсе – икенчесенә:
– Минекеләргә кереп, котлап чык әле.
– Ә нигә үзең генә кермисең?
Яңа елдан соң ике дус очраша.
– Яңа елны ничек каршы алдың? – дип сорый берсе.
– Белмим, сөйләмәделәр әле.