Кибеттә озын чират. Шул вакыт таякка таянган 90 яшьләрдәге бер әби килеп керә. Карчыкны шунда ук алга уздыралар. Ул дер-дер килеп вак акчаларын саный башлый. Чираттагы хатыннарның берсе түзми:
– Әби, кибеткә йөрерлек бер кешең дә юкмыни, ичмасам күршеләреңә әйтер идең.
– Бар кешем, мин кызым белән торам!
– Нишләп аны чыгармыйсың?
– И-и, хәзерге яшьләргә ышанып йомыш кушсаң... Имгәк бит алар.
– Синең кызыңа ничә яшь соң?