Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Спорт
3 сентябрь , 04:58

Беренче раундта нокаут һәм чемпионлыкка юл

Безнең якташыбыз, «Grizzly» көрәшчеләр клубы вәкиле, авыр үлчәмдәге спортчыбыз Георгий Берёзкин Башкортстанның спорт тарихына тагын бер алтын сәхифә язды. «PRIME FIGHTING LEAGUE» профессиональ йодрык сугышы (кулачные бои) турнирында Чишмә батырыбыз көндәше — «Огнеборец» кушаматлы Смирновны беренче раундта ук сугып аударды.

Беренче раундта нокаут һәм чемпионлыкка юлБеренче раундта нокаут һәм чемпионлыкка юл
Беренче раундта нокаут һәм чемпионлыкка юл

 Бу яшен тизлегендәге җиңү Георгийга лиганың чемпионлык поясы өчен көрәшергә рәсми хокук бирде.

Гәзитнең кыш  аенда басылып чыккан бер санында без аның халыкара турнирдагы уңышы –  Казахстан көрәшчесен җиңеп, республиканы шаулатуы турында язган идек инде. «Берёза» кушаматлы егетнең бу юлы да үз дәрәҗәсен төшермәве, максатына таба ышанычлы атлавы сокландыра.

«PRIME FIGHTING LEAGUE» – ярышлары – бу иң югары дәрәҗәдәге турнир, анда йодрык сугышының иң көчле осталары рингка чыга. Супер-авырлык категориясендәге алышлар һәрвакыт тамашачыларның игътибарын җәлеп итә: монда һәр сугу хәлиткеч булырга мөмкин.

Якташыбызга спорт даирәләрендә «Огнеборец» кушаматы белән танылган тәҗрибәле һәм көчле көрәшче Смирнов каршы торды. Ләкин ул Чишмә егетен җиңә алмады. Георгий Березкин көрәшнең беренче секундларыннан ук көндәшенә ныклы каршы торып, ринг үзәген алды, һәм озакка сузып тормыйча, төгәл  бер хәрәкәт ясап ярышка нокта куйды. Рефери беренче раундта ук нокаутны теркәде!

Җиңү игълан ителү белән, Георгий рингта ук зур белдерү ясады: киләсе адым – чемпионлык поясы өчен көрәш булачак!  Республиканың спорт җәмәгатьчелеге хәзер бу төп көрәшне көтә. Георгийның нинди дәрт, фидакарьлек һәм дисциплина белән көрәшүенә карап, якташлары шикләнми: әгәр дә шундый ук темпта көрәшүне дәвам итсәң һәм бар көчеңне күнегүләргә багышласаң, чемпионлык поясы һичшиксез Чишмә районында булачак!

Рингтагы җиңүләр — еллар буе түгелгән тир нәтиҗәсе. Георгий Березкинның спорт юлы 13 яшендә, Шөнгәккүлдән Чишмәгә күченгәч башлана. Аның һәр уңышында ышанычлы терәге булган тренерлары Равил Галләмов һәм Тимур Туктаровның өлеше зур. Алар Георгий өчен остаз гына түгел, ә икенче әти кебек: һәрвакыт ярдәмгә килергә, дөрес юл күрсәтергә әзер. Нәкъ менә шушы ышанычлы терәк һәм какшамас элемтә спортчыга рингта һәрвакыт җиңүгә омтылырга көч бирә.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас