Чишмэ
+21 °С
Ясно
Спорт
6 Августа , 04:19

«ГТО көне»ндә өлкәннәр үрнәк күрсәтте

Районда узган «ГТО көне» киң колач белән узды һәм спорт сөючеләрне берләштерде. Тестлар үткәрү үзәгендә иң актив, спортка битараф булмаган һәм  сәламәтлеген кайгырткан 30дан артык кеше җыелды.

«ГТО көне»ндә өлкәннәр үрнәк күрсәтте«ГТО көне»ндә өлкәннәр үрнәк күрсәтте
«ГТО көне»ндә өлкәннәр үрнәк күрсәтте

Спорт залында һәм йөгерү юлларында иртәдән үк халык күп иде: кемдер күнегүләр ясады, ә кемдер инде ышанычлы рәвештә старт сызыгына басты. Аеруча яшьләре алтмыштан узган катнашучыларны күзәтү кызыклы булды. Аларның тынычлыгы, җыйнаклыгы һәм чыдамлылыгы һәркемдә соклану һәм зур хөрмәт уятты.

ГТО программасы бай булды: һәркем өчен көченнән килгәнчә сынау табылды. Нормативлар төрләренә килгәндә, барлык баскычларда да мотлак һәм сайлап алу мөмкинлеге булган күнегүләр бар. Катнашучылар сыгылмалылыкларын, гимнастика эскәмиясенә таянып гәүдәне күтәрүдә (отжимание) чыдамлылыкларын сынадылар, катнаш хәрәкәт белән 1000 метрлы дистанцияне үттеләр. Ә иң кыюлары судагы каршылыкларны җиңеп чыгарга – 25 метр араны йөзеп үтәргә булдылар. Иң мөһиме – беркем дә кире чигенмәде.

Көч куюлар бушка китмәде. Чара барышында 2025 елда ГТО нормативларын уңышлы тапшыручылар лаеклы билгеләр алды. Бу – ныклык, дисциплина һәм актив тормыш рәвеше алып бару символы.

Ләкин моның белән күңелле яңалыклар бетмәде. Оештыручылар өлкән буын вәкилләре өчен тагын бер күңелле сюрприз әзерләгәннәр: 2026 һәм 2027 елларда нормативларны тапшыручыларга спорт-савыктыру үзәгенә йөрү өчен 10000 сумлык сертификатлар биреләчәк. Бу күңелне күтәрүче бүләк кенә түгел, спорт белән шөгыльләнүне дәвам итү, сәламәтлекне ныгыту һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмау өчен мөмкинлек тә.

 «ГТО көне» спортның яшькә бәйле булмавын тагын бер кат исбатлады. Монда «көчлеләр» яки «көчсезләр» ачыкланмый, ә тырышлык һәм актив тормыш алып бару бәяләнә. Безнең «60+» категориясендәге якташларыбызның нормативларны ышанычлы үтәвенә карап, шуны аңлыйсың: актив озын гомер – бу хыял түгел, ә көн саен ясалган кечкенә, ләкин мөһим адымнардан торган тормыш рәвеше.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас