

Бу көнне актив тормыш рәвеше алып баручы 140 кеше 19 яшь категориясендә үзләрен сынап карарга һәм кышкы спорттан ләззәт алырга теләп, стартка басты.
Чаңгы узышларында мәктәп укучылары, оешмалар җитәкчеләре һәм спорт ветераннары катнашуы аеруча игътибарны җәлеп итте – барысы да яхшы әзерлек һәм югары физик формада булуларын күрсәтте.
Иске Муса мәктәбенең физкультура укытучысы Илһам Шәрипов чаңгы ярышларына үзенең җиде укучысын алып килгән. Балалар спорт чарасын түземсезлек белән көткәннәр, ярышларга алдан ук әзерләнгәннәр.
– Чаңгы юлы җиңел булмаса да, ярышлар кызыклы үтте. Кар яхшы яткан, ләкин кайбер җирләрдә текә борылышлар бар, бу балалардан чыдамлык таләп итте. Гомумән алганда, укучылар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, – дип үз фикере белән уртаклашты тәҗрибәле укытучы.
Бишенче сыйныф укучылары Эмиль Атнагулов һәм Илнар Латыйпов ярыш башланыр алдыннан бераз борчылулары, ләкин укытучылары һәм иптәшләре ярдәмендә дулкынлануларын җиңүләре турында сөйләделәр.
– Башта бераз курыктык, аннары җан-фәрман килеп ярыша башлагач, ул турыда оныттык! Арысак та, чаңгы узышында катнашудан бик канәгать калдык, – дип көлештеләр алар.
Дурас авылыннан Флорид Гобәйдуллин быел 15-нче ел рәттән чаңгы ярышларында катнаша. Бу еллар эчендә ул үзен җитди көндәш һәм чын чемпион итеп күрсәткән.
– Узган елда мин Башкортстан Республикасының Салават районында үткән төбәк ярышларында катнашып икенче урын алган идем, – дип искә ала ул. – Ә менә Чишмәдә чаңгы юлында мин һәрвакыт беренче! – ди горурлык белән Флорид Хәйрулла улы, үз яшь категориясендә аңа тиңнәр булмавын яшермичә.
68 яшьлек Нурия Улимаева, гадәти булмаган сәбәп белән булса да, ярышларның чын йолдызы булды. Ул 60+ яшь категориясендә бердән-бер катнашучы иде!
– Үзем генә булгач, беренче урынга лаеклы булдым инде! Ләкин яшьтәшләрем белән ярышасым килгән иде! – диде ул елмаеп.
Нурия Хәмит кызы гомере буе авыл мәктәбендә биология һәм география укыткан.
Табигатькә булган мәхәббәтен ул бер генә түгел, берничә буын укучыларына тапшырган. Ә спортка карата ул аеруча мөнәсәбәттә.
– Кышын чаңгы шуу һәм саф һавада йөрү, ә җәен – өч сәгатьләп бакчада йөрү – минем өчен норма, – дип уртаклаша ул үзенең актив булуының сере белән.
Киләсе елда чаңгы ярышларында Нурия Хәмит кызы белән узышырга чыгучы яшьтәшләре дә булыр, дип ышанасы килә. Чөнки аның кебек кешеләр, спортны һәм актив тормыш рәвешен ярату турында сүз барганда, паспортта язылган яшьнең бары тик саннар гына булуын күрсәтә.
Оешмалар җитәкчеләре дә ярышта катнашканнан соң, читкә китеп басмадылар, ә үз хезмәткәрләре өчен җан атып, борчылып тордылар. «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Алена Кузьмина «Әйдә, калышма, финишка кадәр әз генә калды инде!» – дип, үзләрендә эшләүче кызларны дәртсендереп торды.
«Березка» балалар бакчасы мөдире Ирина Жукова да, «Син булдырасың, без синең беренче булып килүеңне көтәбез!» дип, бөтен күңелен салып, һәр хезмәткәре өчен җан атып торды.
Болай дәртсендереп, борчылып торучылар булгач, чаңгы юлының озынлыгы сизелми дә үтелде, чөнки теләсә кайсы ярышта җиңү генә түгел, ә бердәм булып катнашу мөһим.
Финишта чаңгычыларны ДОСААФның Чишмә бүлекчәсе һәм «Туклану үзәге» җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән кайнар чәй һәм солдат боткасы көтте.