Спорт ветераны һәм Башкортстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Закир Байбурин хәбәр итүенчә, дәресләр атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пән-җешәмбе көннәрендә узачак. Курс ике ай дәвам итәчәк.
– Безнең төркем 35 кешедән тора. Алар бу мизгелне түземсезлек белән көттеләр. Барлык күнегүләр, дәресләр максималь нәтиҗәле һәм хәвефсез булсын өчен, 55 яшьтән өлкәнрәк булган катнашучыларыбызның яшен исәпкә алып сайланды, – дип уртаклашты Закир Байбурин.
Дәресләр программасында гимнастика, чаңгыда йөрү һәм йөзү дә бар. Әмма, катнашучылар үзләре әйтүенчә, бу очрашулар – сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге генә түгел, ә аралашу һәм фикердәшләр табу өчен дә менә дигән сәбәп.
Барлык катнашучылар да 2024 елда ГТО билгеләре алган, алар төркем ачылган көнне үк ияләренә тапшырылган. Дмитриевка авылыннан Ләлә Дегтерева ГТОның алтын билгесен алган бердәнбер кеше булды.
– Мин спорт сөюче гаиләдә тудым, безнең өчен спорт – ул яшәү рәвеше. Җәен – йөзү, кышын – чаңгы. Иртәне зарядка белән башлыйбыз. 2023 елда ГТОның көмеш билгесен алдым. Узган елда тәүге нәтиҗәләремне яхшырттым һәм ГТОның алтын билгесенә ия булдым, – ди горурланып чит телләр укытучысы.
«Сәламәтлек» төркемендә катнашучылар комплекста спорт белән шөгыльләнү өчен 10 мең сумлык бонус – сертификат та алдылар. Бу акчалар аларга актив тормыш рәвешен саклап калырга ярдәм итәчәк. Ә программа ахырында теләге булган һәркем 2026 ел өчен ГТО тапшыра алачак.
Катнашучыларның кәефенә караганда, алтын билге алучылар саны күпкә артачак!