Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
16 гыйнвар , 10:09

Яшь хоккейчылар остазы

Чишмәдә балалар хоккее үсешенә аерым игътибар бирелә. Поселокта ике заманча хоккей тартмасы җиһазландырылган, аларның берсе «Юбилейный» бистәсендә урнашкан. Аны Булат Нәфыйков тәртипкә китереп, укучыларга хоккей уйнау өчен уңайлы шартлар тудыра.

Яшь хоккейчылар остазы
Яшь хоккейчылар остазы

Ул, пенсия яшендә булуына карамастан, шугалакны кардан тазартып, шомартып кына тора. Ләкин аның эше «боз аренасын» карау белән генә чикләнми.

Булат Нәфыйков яшь хоккейчылар белән боз өстендә генә шөгыльләнеп калмый, алар өчен мавыктыргыч спорт эстафеталары да оештыра. Үзенең бай тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклаша, үсеп килүче буынга спортка, аерым алганда, хоккейга мәхәббәт тәрбияләргә омтыла.

Безнең поселокның хоккейда билгеле бер югарылыкка ирешүен телим. Моның өчен менә дигән хоккей тартмачыгы, киемнәрне алыштырам дисәң, уңайлы һәм җылы вагон, һәм, иң мөһиме, тренировкаларга рәхәтләнеп йөрүче малайларыбыз бар, – дип хыяллары белән уртаклашты Булат Нәфыйков.

Хоккей мәйданчыгын тәртиптә тоту – җиңел эш түгел. Даими рәвештә боз катыру, әледән-әле кар тазарту – боларның барысы да армый-талмый хезмәт куюны таләп итә.

Бәхеткә каршы, Булат Нәфыйковның бу игелекле эштә ярдәмчеләре җитәрлек. Аңа балаларының үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүен күреп торучы ата-аналар да актив булышлык итә.

Бер яшь хоккейчының әтисе, Динар Арсланов, улы Эмильнең мәктәптә укырга да, хоккейга йөрергә дә өлгәшүе турында горурланып сөйләп торды.

Булат Миңнәхмәт улына, хоккей мәйданчыгын тәртиптә тотуыннан бигрәк, балаларны спортка җәлеп итүе, тренировкаларга йөртүе өчен рәхмәтлебез, – ди Динар Арсланов.

Булат Нәфыйков хыялларында – киләчәктә яшь спортчылар өчен хоккей клубы булдыру.

Ул хәтта аның исемен дә уйлап тапкан – «Чишминская рысь».

Бу клуб яшь хоккейчыларга үз осталыкларын камилләштереп кенә калмыйча, җаваплы, максатчан, бер-берсен һәм көндәшләрен хөрмәт итүче чын кеше, ә иң мөһиме, үз иленең ватанпәрвәре булырга өйрәтә алачак.

Хоккей – ул Рәсәй рухының аерылгысыз өлеше, дип саный Булат Нәфыйков. Безнең илне миллионлаган йөрәкләрне берләштергән бу мавыктыргыч спорт төреннән башка күз алдына да китереп булмый. Һәм нәкъ менә шуңа күрә дә тәҗрибәле тренер хоккей белән шөгыльләнүче һәр балага сәләтен ачарга, һәм, бәлки, илебез хоккее тарихына үз исемен язарга мөмкинлек бирергә омтыла.

Автор: Диана Байкова
Читайте нас