Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
16 гыйнвар , 10:07

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Түбән Хаҗәт авылында 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар командалары арасында хоккей турниры узды. Бу авылда кунакларны тие-шенчә, бәйрәм беренче минутлардан ук сизелерлек итеп, каршы ала беләләр. Авылга кергәндә спорт чарасына килүчеләрне милли кием кигән, атка атланган җайдак сәламләде, ул кунакларга юл күрсәтеп, күлгә кадәр озата барды.

Хәрәкәттә – бәрәкәт
Хәрәкәттә – бәрәкәт

Ә анда «Фатыйма» фольклор клубы әгъзалары, кунакчыллыкның барлык кануннары буенча, тәмле чәкчәк белән каршыладылар. Нәкъ менә алар – дәрт-дәрманнары ташып торган хатын-кызлар киез итекләрдә хоккей уенын бөтен район буенча популяр ясадылар.

Башкорт колориты бәйрәмгә аеруча төсмер өстәде. Территориянең милли бизәлеше, «AY YOLA» төркеме җырына флешмоб һәм гармун көенә биюләр кабатланмас рухи бердәмлек халәте тудырды. Чара ахырында Әбҗәлил районыннан килгән кунак чыгыш ясады, Илнур Мигманов башкаруындагы моңлы җырлар чарада катнашучылар һәм тамашачылар өчен зур бүләк булды.

Киез итекләрдә хоккей турниры тарихы авылның «Аек авыл» бәйгесендә һәм «Актив озын гомер» программасында катнашуы белән тыгыз бәйле. Дүрт ел эчендә бу турнир төрле буыннарны берләштерүче социаль чарага әверелде.

Озак вакыт ул инициаторлар төркеме энтузиазмы һәм фикердәшләр ярдәме белән оештырылды. Яңа дәрәҗәгә чыгу исә өстәмә ресурслар таләп итте.

Һәрвакыт яңа идеяләр белән рухландырып торучыларның берсе – Әнисә Әлмөхәммәтова. Ул районда беренчеләрдән булып грант формасында ярдәм алу нечкәлекләрен өйрәнеп, коммерцияле булмаган оешмага нигез салды.

Нәтиҗә көтелгәннән артыграк булды: проект беренче омтылыштан ук Президент грантлары фондыннан ярдәм алды. Башкортстан Респуб-ликасының Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина билгеләп үткәнчә, заявка бирү этабында Ресурс үзәк консультацияләре мөһим роль уйнаган.

Энҗе Ревилевна өчен Түбән Хаҗәт туган авылы кебек дисәң дә була, Биредәге халык белән депутатлык эшчәнлеге алып барган елларда җылы мөнәсәбәтләр урнашкан.

– Алган акчалар хыялны чынга ашырырга мөмкинлек бирде: хоккей уйнау өчен кәшәкәләр, капкалар, кар көрәү җайланмалары, скандинавия йөреше өчен кирәк-яраклар һәм башка җиһазлар сатып алынды. Саф һавада бергәләп күнегүләр ясау өчен даими җыелабыз, – дип сөйләде Әнисә Әлмөхәммәтова.

Авылларыбыз тормышын нәкъ менә Әнисә Мостафа кызы кебек кешеләр чын-чынлап җанландырып җибәрә, аларның дәрт-дәрманы башкаларны да актив тормыш рәвеше алып баруга рухландыра.

Турнир ачу тантанасы хәзерге вакытта спортның ярыш кына түгел, бердәмлек тә булуын ассызыклады. Район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин авыл халкына актив гражданлык позициясе һәм махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен гуманитар яр-дәм җыюга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә.

«Мең ыруы» оешмасы советы карамагындагы спорт комиссиясенә җитәкчелек итүче Әнисә Әлмөхәммәтова Түбән Хаҗәт авылының республика дәрәҗәсендә танылуына иреште», – дип билгеләп үтте иҗтимагый оешманың төбәк буенча рәисе Әхнәф Тимербулатов.

Авыл активистлары Нурия Идрисова, Азамат Исәнгужин, Сатига Даянова, Миңнегәрәй Әминев һәм Фәнүз Әхмәтов спорт үсешенә һәм бәйрәмне оештыруга өлеш кертүләре өчен иҗтимагый оешма исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Хоккей уены быел да Сөнлегүл күле буенда үтте. Чараны оештыручылар һава торышының үзгәреп торуы сәбәпле, уен мәйданчыгын яр читенә күчереп. дөрес эшләгәннәр.

Турнирда, иң яхшы уенчы исеменә лаек булу өчен, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар ярышты. Узган елларда башка районнардан килүчеләр дә булса, бу юлы бозга чишмәлеләр генә чыкты. Кубокка ия булу өчен биш команда: Чишмә поселогыннан, Дурас һәм Әмин авылларыннан (әйткәндәй, Әмин «Аек авыл» республика конкурсында катнаша) һәм, әлбәттә, хуҗалар – түбәнхаҗәтлеләр көч сынашты.

Спорт бәйгесендә район матбугат чараларының «СМИшарики» командасы да катнашу күпләр өчен сюрприз булды. Журналистлар мәйданга алдынгы урын алу өчен түгел, ә халык башлангычын хуплау өчен чыктылар. Уен тәмамлануын белгертеп сыбызгы тавышы яңгыраганнан соң, катнашучылар хоккейның мавыктыргыч һәм алдан фаразлап булмый торган шәп уен булуын билгеләп үттеләр.

Матбугат вәкилләре, көндәшләреннән шактый яшь булуга карамастан, уен чын-чынлап катлаулы булып чыкты.

Тәҗрибәсезлек һәм уенның үзенчәлекле булуы да тәэсир итте күрәсең, күпләр бит мәктәп чорыннан ук кулына кәшәкә тотмаган. Традицион шайба урынына теннис шары кулланылды, ак кар өстендәге ак шарны күрү бер дә җиңел булмады.

Уен кызу барды. Түбән Хаҗәт авылы командасы Чишмә поселогыннан килгән көндәшләренә юл бирде, һәм алар, әлеге уен тарихында тәү тапкыр, алтын медаль алдылар. Дураслылар исә бронза медальгә лаек булды.

– Якташларым белән горурланам. Соңгы елларда авылыбыз үзгәрде: юллар яңартылды, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәбез һәм, иң мөһиме, бер тату гаиләгә әйләндек. Алда планнарыбыз тагын да күбрәк! – диде Түбән Хаҗәт авылы старостасы Фәүзи Асапов.

Ярышта катнашучылар һәм җанатарлар мул табын артында тамак ялгап алырга да онытмадылар. Самавырда кайнаган хуш исле чәй, кайнар кофе, пироглар һәм тәм-томнар һәркемгә җитәрлек булды. Кунакклар, өлкәннәр арасында массакүләм спорт чаралары үткәргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтеп, бик канәгать калып кайтып киттеләр.

Ә хоккей уеннары арытаба да дәвам итәчәк. Чираттагы эстафетаны Дурас авылы биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов кабул итте. Киез итекле хоккейчыларның чираттагы очрашуы февраль аенда Дурас авылында узар, дип планлаштырыла.

Хәрәкәттә – бәрәкәт
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас