Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
5 ноябрь 2025, 16:01

ГТО айлыгы башланды

  «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында ветераннар арасында ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт фестивале узды. Чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.  

ГТО айлыгы башланды
ГТО айлыгы башланды

Ярышларда 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар катнашты, әмма яшьрәк спортчылар да булды. Чарага күбесенчә Чишмә районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары килделәр. Шулай ук район тормышындагы мөһим вакыйгадан читтә калмаучы ветеран-пенсионерлар да бар иде.
ГТО тестлау
үзәге мөдире Сергей Балуев, ярыш нәтиҗәләре буенча киләчәктә республикада финал этапта катнашу өчен район җыелма командасы оештырылачагын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул күңелле бонус турында да хәбәр итте: кайсы да булса аерымлык билгесе буенча ГТО нормативларын үтәүчеләр киләсе елга спорт комплексында шөгыльләнү өчен сертификат алачаклар.
Спорт ярышлар
ында катнашучылар тупны баскетбол кәрзиненә ыргыту, кулларны турайтып гәүдәне күтәрү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, шулай ук сыгылмалылыкны тикшерү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Моннан тыш, күпләр бер чакрым арага чиратлаштырып, әле йөгереп, әле атлап үтүне өстәмә сынау буларак сайладылар.
Шөнгәккүл мәктәбе коллективы ярышларга иң зур состав белән (15 кеше) килгән иде. Команда вәкилләренең сүзләренә караганда, алар ярышларда катнашып үзләрен сынарга һәм кирәк чакта бер-берсенә ярдәм кулы сузарга бик шат.
Чишмәдә яшәүче Әлифә Садыйкова ярышларда икенче ел рәттән катнашуы турында сөйләде. Узган елда исә ул бассейнга йөрү өчен сертификат алган. Бу юлы да нәтиҗәләре яхшы, шуңа күрә быел тагын бонус алачагына ышана.
Ноябрь ае ГТО нормативларын тапшыру айлыгы дип игълан ителде. Бүгенге ветераннар спорты фестивале аның рәсми рәвештә башлануы турында хәбәр итә. Чара актив ял итү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.

Автор: Диана Байкова
Читайте нас