Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
29 октябрь 2025, 17:03

Спорт – сәламәтлек нигезе

Иң кадерлесе – сәламәтлек, ә аны ныгытуның иң шәп ысулы – гаилә белән бергә спорт белән шөгыльләнү! Шуны истә тотып, Әтиләр көне уңаеннан поселокта «Картәти, әти, мин – спорт гаиләсе» дигән күңелле спорт бәйрәме узды.

Спорт – сәламәтлек нигезе
Спорт – сәламәтлек нигезе

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Аленушка» балалар бакчасының спорт белән шөгыльләнүче иң шәп командасы исемен алу өчен чын көрәш барды. Ярышларда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның картәтиләре белән әтиләре дә катнаштылар.

Яшь спортчылар – Искәндәр Локманов, Рамир Баһрамов, Асель Хисмәтуллина һәм Әминә Ганиева әти-әниләре һәм картәти-картәниләре белән җитезлек һәм, иң мөһиме, бердәмлек күрсәтеп, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар.

Ярышлар программасында физик әзерлек кенә түгел, ә командада эшли белүне дә таләп итә торган кызыклы сынаулар күп булды. Һәр ярыш дәрт-дәрман һәм үзара булышлык таләп итте.

Әлеге спорт чарасы – буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирүче «Аленушка» балалар бакчасы тарафыннан алып барылган зур эшнең бер өлеше генә.

Балалар бакчасы мө-дире Алена Кузьмина сүзләренә караганда, «Аленушка»да даими рәвештә ата-аналар һәм картәтиләр, картәниләр катнашлыгында чаралар үткәрелә.

– Гаиләдәге тәрбия зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклый Алена Кузьмина.

Чара гаилә кыйммәтләрен саклау һәм спортка карата сөю уяту бәйрәменә әверелде. Ярышларда катнашучылар спортның төрле буыннарны берләштерүен, ә якын кешеләреңнең ярдәме җиңү өчен иң югары омтылыш булуын исбатладылар.

Спорт чарасын оештыручылар да, тамашачылар да канәгать калдылар.

Балалар һәм аларның әти-әниләре һәм картәти-картәниләре дә булдырдылар! Мондый чаралар сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ә үзара бәйләнешләрне дә җайга сала, гаиләнең көчен күрсәтә», дип билгеләп үттеләр.

«Картәти, әти, мин – спорт гаиләсе» бәйрәме – якыннарың белән бергә вакыт уздыруның, аларның мавыгуларын уртаклашуның һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген искә төшерү ул.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас