Әниләр катнашлыгындагы матч, һичшиксез, аерым игътибарга лаек булды. Аларның кайберләренең, үзләре әйтүенчә, утыз елдан артык яки гомер буе футбол уйнаганнары булмаган. Шуңа карамастан, алар еллар буе тренировкаларга йөргән кебек дәртләнеп, күңел биреп, чын спортчыларга хас булганча фидакарьлек белән уйнадылар. Әниләр бар көчләрен куеп, тырышлык салып, зур футболдагы кебек туп типтеләр, ә хөкемдарлар аларга гадәттән тыш илтифат күрсәтеп, барлык хаталарын гафу иттеләр, чөнки стадионда футболчы малайларның иң якын җанатарлары һәм төп ярдәмчеләре уйнады бит. Ә улларының, әниләре гол керткән саен шатланып, «Ура!» кычкырып тамаклары бетте.
Әтиләр исә чын ир-атлар уенын күрсәттеләр, үзләренең яшь чакларын искә алып, кырыс һәм тәвәккәл уйнадылар, уллары өчен көч, батырлык һәм спорт рухының җанлы үрнәге булдылар. Әти-әниләре көндәлек мәшәкатьләрен онытып, балаларына спорт рухының һәм футболга мәхәббәтнең яшькә бәйле булмавын күрсәттеләр.
– Онытылмаслык хис-кичерешләр! Әтинең иптәшемнең әтисен алдаларга тырышып тупны алып китүен, әниләрнең барыбыз өчен дә җан атуын күрү – кызыклы һәм кадерле мизгелләр. Мондый спорт чарасы гаиләләрне генә түгел, «Атлант»ның зур командасын да берләштерә, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты яшь футболчыларның берсе.
Фестиваль программасы бай булды. Беркем дә игътибарсыз калмады: барлык катнашучылар Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының истәлекле грамоталары, Рәхмәт хатлары, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Спорт чарасы бергәләп чәй эчү белән тәмамланды, җылы аралашу һәм киләчәктә дә шуңа охшаш чаралар үткәрү турында фикер алышу өчен мөмкинлек тудырды.
– Бүген бу кырда үзебезнең проектның иң яхшы иллюстрациясен күрдек! Монда командалар гына түгел, гаиләләр дә уйнады. Уенчылар гына түгел, балалары киңәш биреп торган әтиләр һәм әйләнә-тирәдәгеләрне осталыгы белән сокландырган әниләр капкага гол керттеләр. Һәр пас, тупны һәр тапшыру – буыннар дәвамлылыгы, тәҗрибә һәм гаилә традицияләрен тапшыру символы. Иң мөһиме, бүген без барыбыз да – «Башкортстан гаиләсе» дигән атамадагы зур һәм бердәм команда! Футбол үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм спорт чарасын үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен алыштыргысыз тренер Тимур Зариповка рәхмәтлебез, – диде Энҗе Әхмәдуллина.
Ә фестиваль азагында дуслык, гаилә һәм сәламәт яшәү рәвешен символлаштырып, күк йөзендә салют утлары балкыды.