Көндәшләрне җиңүләр дә, ун минут буена каршы торулар да, вак-төяк җәрәхәтләр, күз яшьләре һәм шатлык мизгелләре – барысы да булды.
Дзюдо – мавыктыргыч спорт төре, һәр чыгыш катнашучылары, аларның үз алымы, елгырлыгы, чыдамлыгы белән үзенчәлекле булды. Спортчыларның ныклы формада булуы (аларның күбесе безнең күз алдында үскән балалар) һәм судьялар командасының бердәм стиле соклану уятты – алар һәрвакыт кара төстәге киемнәрдән, чәчләре пөхтә итеп җыеп куелган, хәрәкәтләре һәм командалары төгәл.
Спортчыларның бер-берсен сәламләве, көндәшләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәте һәм үзләрен тәртиптә тотуы да мактауга лаек.
Район спортчыларына булышлык күрсәтүе белән күпләргә таныш булган спорт мастерлыгына кандидат, элегрәк дзюдо һәм самбо белән кызыксынган, әлеге вакытта эшкуарлык белән шөгыльләнүче Артур Асаев та көрәш барышын минем кебек кызыксынып күзәтте. Ул студент елларда танышкан якын дусты, Бөре шәһәре командасы тренеры Илшат Дускаев белән районыбызның спорт тормышы өчен күңелле яңалык белән уртаклашты. Артур Рәис улы Башкортстанның дзюдо федерациясенә әтисе Рәис Асаев истәлегенә багышлап, Чишмәдә балалар өчен ел саен республика күләмендәге ярышлар уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән һәм аның бу тәкъдимен кабул иткәннәр. Бу район өчен зур мәртәбә, чөнки ярышлар календарь план буенча үтә, димәк, анда йөзләгән спортчы катнашачак һәм безнең поселок спортчылар өчен истәлекле һәм танылган урынга әвереләчәк.
Артур Асаев, әтисенең спортка мәхәббәт тәрбияләве турында сөйләде. Ул «Луч» колхозы рәисе булып эшләгәндә балаларга самбо, классик көрәш, футбол һәм хоккей белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырган.
Балалар өчен спорт киемнәре һәм кирәк-яраклар сатып алынган.
«Күпләр Рәис Бәдгетдин улының «Луч» колхозында уңышлы эшләгән елларын хәтерлидер, ул Чишмә авылын төзекләндерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруы белән дә истә калды. Колхоз рәисе, Рәсәй Федерациясе Федераль җыелышы-ның беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты вазыйфасында эшләве белән бергә поселок һәм Чишмә районы өчен дә күп эшләр башкарды. Халык аның катлаулы заманнарда Рәсәйнең аграр берлеге һәм аграр партиясе оешмаларында җитәкче органнарда актив эшләвен хәтерли», – дип искә алды аның турында Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Рәис Асаев яшь чагында спорт, ә өлкәнәя төшкәч шахмат белән актив шөгыльләнгән. Аның бу мавыгулары улы Артурга да күчкән. Ул районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булуы турында горурланып сөйләде. Ел саен үтәчәк республика ярышларын оештыруга зур өлеш кертүләре тагын бер мөһим эш булып тора.