Алар ике көн дәвам иткән бәйгедә пневматик пистолеттан 40 һәм 60 тапкыр ату буенча ярыштылар.
Айрат Фәйрүзов яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: 40 тапкыр ату буенча республика ярышларында 9-нчы, ә Рәсәй беренчелегендә беренче урын яулады. Алтмыш тапкыр атуда ул мактаулы икенче урын алды. Илнур Бикташев һәм Айдар Фәйрүзов та лаеклы чыгыш ясадылар.
Белорет шәһәрендәге ярышларда уңышка ирешкән кызларны да билгеләп үтәсем килә. Мәсәлән, 12 яшьлек Арина Әбҗәлилова спорт буенча беренче зурлар разрядын алып, дүртенче һәм бишенче урыннарга лаек булды. Элина Вәлимхаматова да винтовкадан ату буенча бишенче һәм алтынчы урыннар алып беренче разряд нормативын үтәде.
Егетләр дә иң яхшы ун спортчы арасына керделәр.
Аринаның әти-әнисе Ольга һәм Владислав Әбҗәлиловларга пневматик винтовка баллоннарын ремонтлауда иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен барлык спортчылар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.
Таһир Гыйләҗетдинов, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы.