Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль , 12:00

Яшь шахматчылар җиңү белән кайттылар

Удмуртиядә авыл шахматчылары арасында шахмат композициясе, блиц һәм тиз шахмат (рапид)уеннары буенча ярышлар тәмамланды. Эвелина Авдеева 11 яшькә кадәрге кызлар арасында шахмат композициясе буенча беренче урын алып Рәсәй чемпионы титулын яулады һәм абсолют зачетта өченче урын алып Рәсәй призеры булды. Аның остазы – Соня Урманова.

Яшь шахматчылар җиңү белән кайттылар
Яшь шахматчылар җиңү белән кайттылар

Соня Сәгыйт кызы ярышлардан кайткач тәэсирләре белән уртаклашты. Турнирның Удмуртиянең Дэбес авылында үтүен әйтеп китик.

– Эвелина шахмат композициясе буенча ярышларда беренче тапкыр катнашты һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Минем фикеремчә, алдына куйган максаты һәм дулкынланмавы аңа җиңәргә ярдәм итте. Ул көндәшләрен ышанычлы адымнар белән, тыныч кына узып китте. Төп көндәшләре Удмуртия спортчылары булдылар.

Бу безнең шундый күләмдәге дүртенче сәфәребез булуын билгеләп үтәм. Тәүге ике сәфәрдә мин үзем белән ике укучымны гына алган идем. Өченче бәйгедә биш бала катнашты, ә дүртенчесендә инде тугыз укучы интеллектуаллар өчен уеннарда белемнәрен күрсәтте. Минем өчен, иң мөһиме – балаларның шәхси уңышы. Алар үз алдына максат куеп, шуңа ирешергә омтылалар. Берәүләр ярышларда җиңү яулар өчен катнаша, икенчеләре дәрәҗә артыннан бара, ә кемдер тәҗрибә тупларга тели. Укучыларым белән горурланам! Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Әнис улы Мансуровның безгә ышаныч күрсәтүе өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә, – диде Соня Урманова. Ул шулай ук балаларына күп көч салган ата-аналарга да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Бу турнирда Чишмә районыннан тренер Фәрит Нуриев җитәкчелегендәге Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы да чыгыш ясады.

Аның 16 яшьлек укучысы, Эльвира Фәхретдинова да тиз шахмат буенча бронза медаль яулады. Бу аның югары дәрәҗәдәге әзерлеге турында сөйли.

Удмуртиядә узган шахмат композициясе, блиц һәм тиз шахмат буенча ярышларда Чишмә районыннан 16 бала – «Уникум» шахмат мәктәбеннән тугыз һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән җиде укучы катнашты.

Хәзер яшь шахматчылар апрель аенда Уфада узачак Бөтенрәсәй ярышларына әзерләнә.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: