Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 июнь , 15:18

Җиңү яуладык һәм тәҗрибә тупладык

Уфада зур вакыйга – Рәсәй көрәш сәнгате берлеге булышлыгында ел саен үтүче VI ачык Евразия көрәш сәнгате уеннары узды. Аның барышында тай боксы буенча «Башкортстан кубогы» үтте. Быел фестивальгә Рәсәйнең 60тан артык төбәгеннән һәм берничә чит илдән 4000нән артык вәкил җыелды.

Җиңү яуладык һәм тәҗрибә тупладык
Җиңү яуладык һәм тәҗрибә тупладык

Уфада зур вакыйга – Рәсәй көрәш сәнгате берлеге булышлыгында ел саен үтүче VI ачык Евразия көрәш сәнгате уеннары узды.

Аның барышында тай боксы буенча «Башкортстан кубогы» үтте. Быел фестивальгә Рәсәйнең 60тан артык төбәгеннән һәм берничә чит илдән 4000-нән артык вәкил җыелды. Чишмә районы данын «GRIZZLY» көрәшчеләр клубында шөгыльләнүче 52 спортчы яклады. Нәтиҗәләр буенча, безнең егетләр 17 беренче, 12 икенче һәм 19 өченче урын яуладылар. Ә иң мөһиме – гомумкоманда зачетында «Башкортстан кубогы»нда беренче урын алдылар.

25 майда 2011-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында «Локодзюдо» балалар лигасының Бөтенрәсәй ярышлары узды. Рәсәйнең 34 төбәгеннән килгән вәкилләрдән тыш, чарада Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан барлыгы 492 спортчы катнашты. Көндәшлек көчле булды, әмма «Алга» спорт-ватанпәрвәрлек үзәгеннән дүрт спортчының берсе булган Дарина Әсәдуллина җиденче урын алуга иреште.

Безнең спортчылар иҗтимагый эшчәнлек турында да онытмыйлар. Поселокта район волонтерлары һәм актив яшьләр һөнәри көрәшче, Рәсәйнең кикбоксинг буенча чемпионы, тай боксы һәм кикбоксинг буенча тренер, өметле спортчы Руслан Туктаров белән очрашты. Ул үзенең спортка ничек килүе, тәрбияви эше, тренерлык эшчәнлеге турында сөйләде, рингта хәвефсез булуы турында аңлатты, әти-әниләрне тынычландырды һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Җиңү яуладык һәм тәҗрибә тупладык
Җиңү яуладык һәм тәҗрибә тупладык
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: