Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель , 10:05

Илнар Ишембаев: «GRIZZLY»га күптәнге дуслык алып килде

Чишмә поселогының «GRIZZLY» көрәшчеләр клубына Илнар «Хантер» Ишембаев килде. Ул – йодрык көрәше буенча спорт мастеры, профессиональ боксер, HFC йодрык көрәше лигасының экс-чемпионы, бокс һәм кикбоксинг буенча БР чемпионы, кикбоксинг буенча Рәсәй чемпионаты призеры, бокс һәм кикбоксинг буенча бөтенрәсәй турнирларында җиңүче һәм ялан кул көрәше буенча абсолют рекордсмен.

Илнар Ишембаев: «GRIZZLY»га күптәнге дуслык алып килде
Илнар Ишембаев: «GRIZZLY»га күптәнге дуслык алып килде

Чишмә поселогының «GRIZZLY» көрәшчеләр клубына Илнар «Хантер» Ишембаев килде.

Ул – йодрык көрәше буенча спорт мастеры, профессиональ боксер, HFC йодрык көрәше лигасының экс-чемпионы, бокс һәм кикбоксинг буенча БР чемпионы, кикбоксинг буенча Рәсәй чемпионаты призеры, бокс һәм кикбоксинг буенча бөтенрәсәй турнирларында җиңүче һәм ялан кул көрәше буенча абсолют рекордсмен. Ни өчен мондый дәрәҗәдәге спортчының игътибары поселоктагы спорт клубына төшкән соң?

Безнең төбәктә һәр поселокта диярлек көрәш секцияләре бар. Ә Чишмәгә мине район егетләренең компетентлыгы, аларның максатлары, планнары, тәҗрибәсе һәм, әлбәттә, күптәнге дуслык алып килде, – дип аңлатты Илнар. – «GRIZZLY» клубының кечкенә һәм уңайлы залында егетләрне үзара туплый торган идеология бар. Шуңа күрә биредә күнегүләр дә уңышлы уза. Ә беренче чираттагы фактор ул, әлбәттә, кешеләр. Зал никадәр генә җиһазландырылган булмасын, тренерның һөнәрилеге зур роль уйный.

Утыз яшьлек ир-егет спорт белән актив шөгыльләнә, киләчәккә планнары һәм максатлары бар, яшь спортчыларга ярдәм итә һәм спортта осталыкны яшьләргә тапшыру мөһим дип саный ул. Ә һөнәри карьерасын тәмамлагач, нәрсә белән шөгыльләнәчәген әлегә сер итеп тота.

Көрәшчеләр клубында ярышларга әзерлекнең җайга салынган системасы бар. Махсус туклану режимын үтәгәндә ул алты атнага исәпләнгән. Клуб әгъзалары ирешкән нәтиҗәләргә караганда, бу система максатка ирешергә мөмкинлек бирә.

Әлеге вакытта «GRIZZLY» клубының җыелма командасы составы кикбоксинг буенча Рәсәй Кубогында (14 яшьтән) катнашу өчен әзерләнә. Чишмәдән анда 8 спортчы барырга гариза биргән.Бүгенге көндә клуб составында ике спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына сигез кандидат бар. Клуб эшли башлаган 2013 елдан бирле даими үзгәрә һәм камилләшә. Тренерлар Равил Галләмов һәм Тимур Туктаров сүзләренә караганда, бүгенге көндә тренировкаларга, контактлы спаррингка караганда, күбрәк техник эш кертелгән.

Клубта 100гә якын кеше шөгыльләнә, биш яшьлек малайлар һәм кызлардан башлап урта яшьтәге ир-атларга кадәр килә. Төркемнәр бер-берсен алыштырып торалар, күнегүләр вакытында залда эш туктамый, тынлык секунд аралыгы гына дәвам итә.

Тренерларның балаларга карашы да илһамландыра. Биредә тәрбия эше, спорттагы тәртип кебек үк, мөһим. Бу залдагы гына түгел, читтән килеп шөгыльләнгән спортчыларга да тәэсир итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәтта күпләрнең мәктәптә укуы да, стереотипларга каршы, уңай якка таба төзәлә. Клубта зур гаиләдәге кебек система барлыкка килгән, зурраклар үз үрнәгендә кечеләрне тәрбияли – шефлыкка ала. Мәсәлән, «GRIZZLY» клубында һөнәри яктан үскән һәм районның горурлыгы булган Руслан Туктаров хәзер инде икенче югары белем алып йөри.

Иң яшь егетләрнең берсе, Башкортстан җыелма командасы составында торган Самат Зарипов, клубта дүртенче ел шөгыльләнә. Биредә ул үз урынын тапкан, максаты – һөнәри спортчы булу. Киләчәктә белем алуын да ул спорттан башка күз алдына китерә алмый. Бу, нәкъ Илнар Ишембаев әйтеп үткәнчә, яшьләрнең остазлары үрнәге буенча спорт белән мавыгуының бер мисалы.

Илнар Ишембаев: «GRIZZLY»га күптәнге дуслык алып килде
Илнар Ишембаев: «GRIZZLY»га күптәнге дуслык алып килде
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: