Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 февраль , 10:30

Хоккей - гаилә спорты

Рәҗәповлар гаиләсендә хоккейга булган мәхәббәт буыннан-буынга күчә. «Шикәр заводы» бистәсенең хоккей мәйданчыгы чишмәлеләрне үзенең төзеклеге һәм боз өслегенең шома булуы, сыйфатлы итеп катырылуы белән дан тота.

Хоккей - гаилә спорты
Хоккей - гаилә спорты

Хоккей – гаилә спорты

 

Рәҗәповлар гаиләсендә хоккейга булган мәхәббәт буыннан-буынга күчә. «Шикәр заводы» бистәсенең хоккей мәйданчыгы чишмәлеләрне үзенең төзеклеге һәм боз өслегенең шома булуы, сыйфатлы итеп катырылуы белән дан тота. Боларның барысы да әлеге бистәдә яшәүче егетләр кулы белән эшләнә. Алар өчен ул фикердәшләр белән очрашу урыны булып тора. Хоккей сөюче егетләрнең берсе – Артур Рәҗәпов. Ул шайбалы хоккей буенча уздырылган барлык матчларның төп инициаторы булып тора, боз өслеген әзерләүне, кардан чистартуны оештыра һәм бу эштә үзе дә актив катнаша.

Артур хоккей белән әтисе үрнәгендә кызыксына башлаган, Рөстәм Тәүрәт улы шикәр заводында спорт буенча методист буларак, читтән торып Чиләбе физкультура институтында белем ала. Шул елларда хоккей тартмасын тәртиптә тота һәм үзе яшәгән «Шикәр заводы» бистәсендә шайбалы хоккей буенча матчлар оештыра.

Рөстәм һәвәскәр генә түгел, һөнәри дәрәҗәдә хоккей белән мавыга. Ул Чишмә районының җыелма хоккей командасында 17-нче, шулай ук футбол командасында 12-нче санлы уенчы була. Хоккей белән «янган» Рәҗәпов төрле ярышларда даими катнаша, улы Артурны да үзе белән йөртә.

Хәзер инде Артур гына түгел, аның улы Давид та әлеге спорт төре белән кызыксына. Җиде яшьлек спортчы футбол түгәрәгенә йөри һәм, үз вакытында картәтисе кебек, 12-нче санлы уенчы булып тора. Бәләкәй генә булуына карамастан, ул инде оста итеп хоккей уйный, шулай ук әтисенә даими рәвештә шугалакны кардан тазартырга ярдәм итә. Ә аның сеңлесе Кира – Рәҗәповларның төп җанатарлары.

Шушы көннәрдә анда Рөстәм Рәҗәпов истәлегенә шайбалы хоккей буенча турнир узды.

Чараны, шул исәптән турнирда катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле пылау белән сыйлауны «Шикәр заводы» бистәсе хоккейчылары үзләре оештырды.

Мәйдан хуҗалары боз өстендә «Приуралье» комбинатының ветеран-хоккейчылары белән очрашты. Сүз уңаеннан, турнирда 60 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар да булды. Рөстәмнең оныгына шайбаны башлап ыргыту хокукы бирелде.

Уен бик тамашалы һәм чын мәгънәсендә мавыктыргыч булды, ә турнир кубогы тантаналы рәвештә кечкенә Давидка тапшырылды.

Турнирга чакырылган кунак – Чишмә поссоветы башлыгы Булат Вәлиуллин егетләрнең оста уйнавын һәм «Шикәр заводы» бистәсендәге шугалакны яхшы торышта тотуларын билгеләп үтте.

– Районда шундый энтузиастлар ярдәмендә хоккей уены яңадан торгызыла, – дип ассызыклады ул.

Чишмә районы хоккейчылары «Шикәр заводы» бистәсендәге уеннарны оештыручыларның берсенә һәм бу гади булмаган спорт төрен яратучы Эльдар Яхинга аерым рәхмәт белдерә.

Хоккей - гаилә спорты
Хоккей - гаилә спорты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: