Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль , 11:00

Чишмә бассейнында өч район вәкилләре очрашты

Чишмә поселогының спорт-сәламәтләндерү комплексында үсмер егетләр һәм кызлар арасында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, йөзү буенча шәхси ярышлар узды. Анда катнашу өчен Бәләбәй һәм Кушнарен районнарыннан балалар килделәр. Бу көнне спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында 140 яшь спортчы җыелды.

Чишмә бассейнында өч район вәкилләре очрашты
Чишмә бассейнында өч район вәкилләре очрашты

 

Әгәр мондый ярышларда катнашканыгыз булмаса, аның бик тиз узуына гаҗәпләнер идегез. Бассейн янында берничә судья басып тора, барлык нәтиҗәләр секундына кадәр теркәлә, шунда ук йөзү техникасы бәяләнә һәм хаталар исәпкә алына. Берничә минуттан соң нәтиҗәләр игълан ителә.

Бу ярышларда якташыбыз, ун яшьлек Давид Галикәев 50 метр ирекле стильдә һәм 200 метр комплекслы йөзү дистанцияләрендә ике алтын медаль белән бүләкләнде.

Аның әнисе Гөлназ улы белән горурлануын яшерми, чөнки 13 көндәшне узып җиңүгә ирешү җиңел эш түгел.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: