Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль , 11:54

«Аек авыл» бәйгесендә катнашучылар киез итекләрдә хоккей уйный

Түбән Хаҗәт авылының Сөнлегөл күле янында мең ыруының 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар командалары арасында «Аек авыл-2023-2024» бәйгесе барышында киез итекләрдә туп белән хоккей уены узды. Кыр хуҗалары, «Түбән Хаҗәт кызлары» командасы, беренче урын алдылар. Алар төбәк дәрәҗәсендә үткәрелгән конкурста икенче ел рәттән катнаша.

«Аек авыл» бәйгесендә катнашучылар киез итекләрдә хоккей уйный
«Аек авыл» бәйгесендә катнашучылар киез итекләрдә хоккей уйный

Киез итекләрдә хоккей Түбән Хаҗәт авылы активистлары өчен авылдашлар белән тату компаниядә ял итүнең бер төре.

3 февральдә үткән быелгы беренче турнир Сөнлегөл күлендә узды.

Ярышларның баш хөкемдары, түбәнхаҗәтлеләр командасы активисты һәм кураторы Әнисә Әлмөхәммәтова башта үзара өч урам командасы гына уйнавы турында сөйләде.

Узган елда район дәрәҗәсендә зур турнир уздырдык. Безнең районда дим башкортлары яши, алар безнең тәкъдимне шунда ук күтәреп алдылар. Турнирда берьюлы җиде авыл халкы катнашты. Быел бераз тәҗрибә туплагач, мең ыруы вәкилләре яшәгән торак пунктлар арасында матч уздырырга булдык. Төп шарт алар мотлак рәвештә «Аек авыл-2024» республика бәйгесендә катнашырга тиеш.

Һәм менә көткән көн җитте, 3 февральдә боз өстендә Бишбүләк, Благовар, Уфа һәм Чишмә районнары командалары очрашты.

Чараның мактаулы кунаклары булып Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы Корылтай депутаты Илнур Уразмәтов, җиденче чакырылыш БР Дәүләт җыелышы Корылтай депутаты, әйдәп баручы фәнни хезмәт-кәр, «Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт бюджет фәнни учреждение карамагындагы Стратегик тикшеренүләр институтының социаль-мәдәни анализ үзәге мөдире Юлдаш Йосыпов, Башкортстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт халкының «Мең ыруы» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Әхнәф Тимербулатов, хөрмәтле якташыбыз Салават Хәсәнов, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Энҗе Әхмәдуллина чакырылды.

Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тамашачылар катнашучыларны мактау сүзләре, гармун көйләре, җыр-биюләр белән дәртсендереп тордылар.

Киеренке көрәштә «Түбән Хаҗәт кызлары» командасы беренче урын яулады. Бишбүләк районының «Җитез пима» командасы икенче, Благовар районы «Уңганнар»ы өченче урыннарны алдылар, Уфа районының «Нурляночки» командасы дүртенче булды.

Турнир һәркемнең күңеленә хуш килде. Кайбер уенчыларның ярышлар алдыннан беренче тапкыр кулына кәшәкә алуына карамастан, алар күнегүләрне арытаба да дәвам итәргә әзер.

Без сезгә тагын килербез әле. Кунакчыл булуыгыз, ачык йөз белән каршы алуыгыз өчен рәхмәт. Өлкән буын арасында массакүләм спортны пропагандалауга игътибар биргәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Чишмә районы мондый дәрәҗәдәге чаралар үткәрү мәсьәләсендә күп муниципалитетлар өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үттеләр башка районнардан килгән уенчылар.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хоккей уенын-да катнашучыларны әлеге чара белән котлап, «Аек авыл» проекты район халкын сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: