2024 елның 20-24 гыйнварында Удмуртиядә шахмат буенча Бөтенрәсәй ярышлары узды. Анда Рәсәйнең 19 төбәгеннән барлыгы 278 спортчы катнашты.
Чишмә поселогының 1-нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы 10 яшьлек Стефания Скрипникова (тренеры С. Урманова) тиз уйнала торган шахмат буенча, шулай ук 13 яшькә кадәрге кызлар арасында шахмат композициясендә дә 3-нче урыннарны алып, Рәсәй призеры булды.
Ярышларда җиңүчеләргә бүләкләрне Рәсәй шахмат федерациясенең башкарма директоры Александр Ткачев тапшырды.