Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар , 10:57

Дзюдо физик көчне генә түгел, рухны да үстерә

Чишмә поселогында дзюдо һәм самбо белән шөгыльләнү өчен яңа зал ачылды.

Дзюдо физик көчне генә түгел, рухны да үстерә
Дзюдо физик көчне генә түгел, рухны да үстерә

«Алга» спорт-патриотик үзәк» автоном коммерцияле булмаган оешма балаларга дзюдо һәм самбо белән шөгыльләнү өчен яңа зал ачты.

Тренировкаларга дүрт яшьтән алып 13 яшькә кадәр балалар йөри ала. Әлеге вакытта секциягә җитмешләп бала йөри.

Зал элекке типография бинасында урнашкан, анда ремонттан һәм үзгәртеп корганнан соң кирәкле җиһазлар урнаштырылган, күнекмәләр үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Үзәк җитәкчесе Александр Иванов билгеләп үтүенчә, киләчәктә залда уңайлыклар булдыру дәвам итәчәк.

Төрле яшьтәге балалар белән өч тренер шөгыльләнә. Дзюдо секциясендәге җыелма команданың өлкән тренеры Радмир Абдулкадыйров спорт карьерасын 2018 елда тәмамлый, һәм киләчәк язмышын тренерлык эшчәнлеге белән бәйләргә карар итә.

Дзюдо япон теленнән «йомшак юл» дип тәрҗемә ителә. Дзюдочының намус кодексы әдәплелек, кыюлык, эчкерсезлек, намуслылык, тыйнаклык, үзеңне кулда тоту, дуслыкка тугрылык, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт кебек сыйфатларны үз эченә ала. Без балаларда нәкъ шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Аларны илебезнең ватанпәрвәрләре, югары дәрәҗәдәге һөнәр ияләре итеп үстерү безнең төп максатыбыз, дип билгеләп үтте Радмир Радик улы.

Дзюдо секциясенә йөрүче Радмир Сәйфуллинга тугыз яшь, ул гимназиянең өченче сыйныфында укый. Көрәш белән ярты ел шөгыльләнә, тәүге җиңүләре дә бар.

Бишенче мәктәп укучысы Эдель Мәҗитовка да тугыз яшь.

Миңа спортның әлеге төре бик ошый. Тренировкаларда төрле алымнарга өйрәнәбез. Ярышларда катнашканым бар. Мәсәлән, Булгаковода өч спортчы белән көч сынаштым. Курыкмадым, үз-үземә ышандым. Күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле, дип билгеләп үтте Эдель.

Сигез яшьлек Артур Актимеров, дзюдода, башка спорт төрләрендәге кебек, уңыш спортчыга да, шулай ук аның тренерына да бәйле, дип саный.

Остазыңны тыңларга гына түгел, ишетә дә белергә кирәк, ди яшь спортчы. Дзюдо ярышларында җиңүләр аларның шәхси тормышында да югарыга бер адым булсын.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: