Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 декабрь 2023, 10:02

Спорт – тормыш рәвешем

Урамда очратсаң, гади генә бер егет. Яшь. Сөйкемле. Сөйләменнән үк ныклы холкы чагыла! Ул – Чишмә егете, Рәсәйнең спорт мастеры Руслан Туктаров. Дәвамын укырга басыгыз

Спорт – тормыш рәвешем
Спорт – тормыш рәвешем

 

Руслан гаиләдә икенче бала булып туа. Әтисе авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә агроном, әнисе даруханәдә фармацевт булып эшли. Чишмә поселогының 1-нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, белем алуын дәвам итәргә карар итә һәм «Экологик хәвефсезлек» факультеты магистратурасына укырга керә. Үзе әйтүенчә, спорт белән ул әтисенә һәм абыйсына карап шөгыльләнә башлаган.

Җиде яшемнән спорт белән мавыгам. Футбол, хоккей уйнадым, район командасы составында булдым. Унике яшемдә кикбоксинг һәм тай боксы белән кызыксына башладым. Әти дүрт ел буена Уфага тренировкаларга йөртте, ди ул.

Егетнең тырышлыгы нәтиҗәсез калмаган, бер елдан соң инде ул Рәсәй беренчелегендә һәвәскәрләр дәрәҗәсендә чыгыш ясый башлаган. 2015 елда үз авырлыгы һәм яше ка-

тегориясендә чемпионатта һәм Рәсәй беренчелегендә җиңү яулаган һәм Рәсәй җыелма командасының юниорлар составына кергән. Шул ук елда дүрт көрәштә җиңеп, спорт мастеры кандидаты нормативларын үтәгән. Шулай итеп, Руслан Рәсәй дәрәҗәсендә танылу ала һәм шул елдан башлап илнең җыелма командасының даими әгъзасы булып тора.

Җыелма команда составында үз авырлыгым категориясендә икенче урында торам. Кикбогсинг һәм тай боксы буенча федерацияләрдә чыгыш ясыйм, ди Руслан.

Ул кикбоксинг буенча берничә тапкыр Рәсәй Кубогы чемпионы, Рәсәй чемпионатының көмеш призеры, биш тапкыр Идел буе федераль округ чемпионы булып тора. Уңышлы көрәш нәтиҗәләре буенча, 2020 елда спорт мастеры исемен ала. 2022 елның сентябреннән Руслан Туктаров һөнәри карьерасын башлый, Тайландка, тай боксы буенча атаклы мәктәп вәкилләре җыелган ярышларга бара.

Быел ноябрь аенда Пермьдә кикбоксинг буенча Рәсәй чемпионатында катнашкан. Анда алты йөздән артык спортчы килгән ярышларда Руслан көмеш призга лаек булган.

Тик финалда җиңелдем, ди ул ризасызлык белдереп.

«Сиңа бу нигә кирәк, башкаларны кыйнау, үзеңне кыйнату?..» дигән сорауга Руслан: «Миңа спортның бу төре, катгый кагыйдәләр буенча рингта чыгыш ясау ошый. Мин шуның белән яшим», дип җавап бирде.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: