Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 октябрь 2023, 10:34

Картаерга теләк юк

Шушы көннәрдә «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында «Сәламәтлек клубы» проектының өченче төркеме шөгыльләнә башлады. Бу юлы төркемдә пенсия яшенә җиткән егерме кеше бар.

Картаерга теләк юк
Картаерга теләк юк

Шушы көннәрдә «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында «Сәламәтлек клубы» проектының өченче төркеме шөгыльләнә башлады. Бу юлы төркемдә пенсия яшенә җиткән егерме кеше бар.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде, катнашучыларга сәламәтлек, иминлек, актив озын гомер теләде.

Проектта катнашучылар спорт залында инструктор-методист Закир Байбурин җитәкчелегендә буыннарын бераз яздырып алгач, тренажерлар залына юл тоттылар. Монда алар хәвефсезлек техникасы буенча инструктаж тыңладылар, тренажерлар белән таныштылар. Закир Зәки улы аларга нинди тренажерның кайсы мускулны ныгытырга ярдәм итүен аңлатты һәм ничек эшләвен күрсәтте. Проектта катнашучылар кыстатып тормадылар, шунда ук шөгыльләнә дә башладылар.

– Без тормыш иптәшем белән икәү килдек. Күптән түгел эштән туктадым, өйдә тыныч кына утырып булмый, менә монда язылдык. Әлегә кадәр бассейнга йөрдек, картаерга теләк юк әле, – ди Сафар авылыннан 70 яшьлек хезмәт ветераны Мәүлет Миңнеханов.

Чишмә поселогыннан 33 ел кран машинисты булып эшләгән Татьяна Чурсина, бу проект турында ишеткәч, үзе килеп язылган, аның әле беренчегә генә килүе.

– Ә мине чакырдылар. Моңа кадәр бассейнга йөргән идем. Спорт-савыктыру комплексында бик ошый. Бик рәхәтләнеп киләм, файдасы бар. Ә кыш көннәрендә чаңгыда йөрим, җәй көне велосипедка утырам, – ди Ярми авылыннан Филзә Галикәева.

Алар спорт комплексына бер ай дәвамында, атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә киләчәкләр. 30 минут тренажерларда һәм уен залларында шөгыльләнәчәкләр һәм бер сәгать бассейнда су процедуралары алачаклар.

Картаерга теләк юк
Картаерга теләк юк
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: