Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 август 2023, 13:23

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Җәйнең соңгы аеның икенче шимбәсендә Рәсәйдә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә, быел ул 12 августка туры килде.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Бу бәйрәм хөрмәтенә «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм оештырдылар.

Берничә төр ярышлар – ата-аналар һәм балалар командалары арасында флорбол, йөзү буенча эстафета, кече футбол, балалар арасында шахмат турниры үткәрелде.

Спорт ярышларында барысы да бик теләп катнаштылар, нәтиҗәдә һәр команда лаеклы бүләк алды, аерым бүләкләнүчеләр дә булды.

 

Якташлар истәлегенә матч

Элина Школьная

Физкультурачылар көне алдыннан «Чишмә» спорт-сәламәтләнде-рү комплексының ачык төрдәге мәйданчыгында махсус хәрби операция

зонасында һәлак булган яугир-якташлар истәлегенә багышланган футбол турниры узды.

Спорт чарасын ачу тантанасында Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Эрнес Кәримов, мөфти Али хәзрәт

Иманаев, районның спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов, хәрби операциядә катнашучы «Сокол» кушаматлы яугир һәм «Алга» спорт-патриотик үзәгенең коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Александр Иванов чыгыш ясадылар.

Ярышларда өч команда: «Ветераннар», «Алга» һәм матч барышында «Атлант» һәвәскәр футболчылар клубы уенчылары белән берләшкән Благовар районы егетләре катнашты.

– Турнир дустанә мохиттә узды, киеренке мәлләр, кертелгән голлар да күп булды. Элекке дуслар белән очрашудан җылы тәэссоратлар калды, мондый турнирлар мөмкин кадәр ешрак үткәрелсен иде. Безнең бурыч – Ватаныбызны саклаганда һәлак булган якташларыбызны хөрмәтләп искә алу, – диде «Ветераннар» командасы уенчысы Альберт Сәгыйтов.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Алга» командасы җиңүче дип танылды, «Ветераннар» – икенче, ә Благовар районының «Атлант» спортчылары өченче урын алды. Һәр командада иң оста уенчы билгеләнде. Ярышта катнашучыларның барысы да истәлекле ме-дальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: