Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 август 2023, 15:13

Искиткеч уен күрсәттеләр

Эвелина Авдееваның яраткан шөгыле – шахмат уены

Искиткеч уен күрсәттеләр
Искиткеч уен күрсәттеләр

Йоматауда шахмат буенча республика җыеннары узды.

Анда Чишмә районы укучылары командасы да катнашты.

Тренер Соня Урманова билгеләп үтүенчә, атна дәвамында тренировкалар һәм осталык класслары узган. Дүрт тапкыр Европа призеры, спорт мастеры Ярослав Ремизов бер үк ва-кытта уен сеансын күрсәткән. 19 яшьлек спортчы белән очрашу яшь шахматчыларда зур тәэсир калдырган. Ярослав гроссмейстер исемен алу өчен очколар җыя.

Республика шахмат җыеннары барышында шулай ук «Профи64» Уфа мәктәбе укучылары катнашлыгында иҗади чаралар һәм спорт уеннары узды. Тренировкалардан һәм мәсьә-ләләрне хәл итүдән тыш, 4 төркемдә классик шахмат буенча рейтинг турниры узды.

Чишмә районыннан шахмат җыеннарында җиде спортчы үз көчен сынап карады. Алар классик шахмат турнирында аеруча аерылып тордылар һәм мактаулы призлы урыннар алдылар. 

Эвелина Авдеева беренче урын яулады, ә Стефания Скрипникова һәм Илнур Мөхәммәтдинов икенче булды.

 

 

Искиткеч уен күрсәттеләр
Искиткеч уен күрсәттеләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: