Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 июнь 2023, 11:28

Смена үтеп тә китте!

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Көчлеләр спортны сайлый» лагерен ябу тантанасы узды. 

Смена үтеп тә китте!
Смена үтеп тә китте!

Районыбызның көндезге лагерьларында җәйге смена тәмамланды.

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Көчлеләр спортны сайлый» лагерен ябу тантанасы узды. 

– Лагерьда булган вакытта балалар дуслаштылар, спортның күп төрләре белән таныштылар, экскурсияләргә йөрделәр, төрле мәдәни чараларда катнаштылар.

Без ата-аналарга һәм балаларга лагерь тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтлебез. Аларны киләсе елда да көтәбез! – диде балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова.

Моннан тыш, лагерьда ел саен үтүче «Йөзәргә өйрән» Бөтенрәсәй акциясе узды, аның барышында балаларны һөнәри тренерлар йөзәргә өйрәтте.

– Миңа бик ошады. Без көн саен төрле уеннар уйнадык. Минем күптән йөзәргә өйрәнәсем килә иде, – дип сөйләде бишенче мәктәп укучысы Матвей Абросимов.

Лагерьда ял итүче 115 бала «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексының район фестивалендә катнашты, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Ә Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге карамагындагы «Изобретатели» лагерена йөрүче малайлар һәм кызлар өчен вожатыйлар лагерь ябылган көнне кызыклы программа әзерләгәннәр. Бу юлы балалар, лагерь ачылган көндәге белән чагыштырганда, бик актив һәм бердәм булып катнашканнар. Шулай булырга тиеш тә, чөнки алар инде якын дусларга әйләнгәннәр һәм бер-берсен ярты сүздән аңлый башлаганнар.

Смена үтеп тә китте!
Смена үтеп тә китте!
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: