Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 июнь 2023, 15:08

Якташыбыз истәлегенә

Күптән түгел Җиңү паркында, ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексында Александр Школьный истәлегенә багышланган иптәшләрчә матч узды.

Якташыбыз истәлегенә
Якташыбыз истәлегенә

Футбол кырына «Легендалар» һәм «Ветераннар» командалары чыкты. Бәйге 20 минутлык ике тайм форматында узды. «Ветераннар» командасы 9:7 исәбе белән җиңү яулады. Әмма мондый очрашуда уенда кемнең җиңүе әһәмиятле түгел. Иң мөһиме безнең җыелма команданың мәрхүм булган элекке футболчысын хөрмәтләп искә алу иде.

– Александр белән балалар бакчасыннан ук таныш идек. Анда йөргәндә үк мавыгып футбол уйный идек. Аннары ул беренче, ә мин өченче мәктәпкә укырга кердек. Безгә һәрвакыт мәктәпләр арасында ярышырга туры килде. Ул көчле спортчы иде. Аңардан тупны алу авыр булуын хәтерлим. Ә җиденче сыйныфта без Раил Гәрәевның футбол буенча түгәрәгенә йөри башладык, ул безне башта мәктәп укучылары, ә аннары өлкәннәр арасындагы республика ярышларында район-ның җыелма командасы өчен уйнарга җәлеп итте, – дип искә алды «Легендалар» командасы уенчысы Альберт Сәгыйтов. – Саша команданың иң көчле уенчысы иде, ул ярышларга бармый калганда җиңелә торган идек. Киләчәктә аның портреты белән баннер куярга уйлыйбыз.

Матчны оештыру турындагы карар районның спорт ветераннары белән берлектә кабул ителде. Трибунада Александрның әнисе Татьяна Школьная, шулай ук аның дуслары һәм якыннары бар иде. Уен алдыннан якташыбызны бер минут тын торып искә алдык.

– Кызганычка каршы, уенны карарга барысы да килә алмады. Киләчәктә әлеге чарага күбрәк кешене җәлеп итеп булыр дип өметләнәм, – диде Альберт.

Якташыбыз истәлегенә
Якташыбыз истәлегенә
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: