Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 июнь 2023, 15:01

Таиландта – тай боксы

10 июньдә Таиланд провинциясенең Пхукет шәһәрендә SINBI BOXING STADIUM стадионында тай боксы буенча ярышлар узды.

Таиландта – тай боксы
Таиландта – тай боксы

Чишмә спортчысы, «GRIZZLY» көрәшчеләр клубы тренеры, Рәсәй чемпионатының көмеш призеры һәм кикбоксинг буенча спорт мастеры Руслан Туктаров һөнәри көрәштә җиңү яулады.

– Таиландта көрәшләр үзенчәлекле үтә, чөнки бу муай-тайның яки тай боксының туган ягы, биредә бөтенләй башка мохит, климат, дымлылык югары, мондый һава торышына ияләшергә кирәк. Миңа тәҗрибәле һәм көчле көндәшче туры килде, көрәш киеренке булды. Ярыштан соң, әлбәттә, уңай тәэссоратлар алдым, чөнки тай җирендә җиңү яуладым бит, – дип сөйләде Руслан.

Ул гаиләсе, тренерлары, якташлары һәм Рәсәйдән килгән ватандашларының рухландырып торуы бик мөһим булуын билгеләп үтте.

– Көнгә ике тапкыр, иртән һәм кич күнегүләр ясыйм. Таиланд халкы көрәш вакытында да, аннан соң да хуплап торды, андагы җанатарлар чит ил көрәшчеләренең бокс уйнавын яратып карый, – диде спортчы.

Таиландта – тай боксы
Таиландта – тай боксы
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: