Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 июнь 2023, 15:00

Икенче урын алдылар

Октябрьский шәһәрендә 2012-2013 елларда туган үсмерләр арасында кече футбол буенча «Күн туп» республика ярышлары узды.

Икенче урын алдылар
Икенче урын алдылар

Турнирда алты команда катнашты. Безнең район исеменнән «Туклану үзәге» җәмгыяте карамагындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең «Чишмә-Атлант» футбол командасы катнашты. Спортчылар икенче урын алдылар.

– Яхшы уйнадык. Беренче көнне балалар ритмга керә алмадылар һәм җиңелделәр. Аннары бергә тупланып көчле уен күрсәттеләр. Якын арада «Башкортстан Республикасы кубогы» өчен матчта катнашырга ниятлибез.

Август аенда БР чемпионатының сайлап алу турнирында уйнаячакбыз, анда җиңүчеләр ярышларның финалына барачак, – дип хәбәр итте команда тренеры Тимур Зарипов.

– Без компьютер артында утырмыйбыз, ә команда белән көне буе диярлек кырда күнегүләр ясыйбыз. Күбрәк әзерләнеп җиңүгә омтылачакбыз, һәм киләсе юлы, һичшиксез, җиңәчәкбез, – диде ышаныч белән «Чишмә-Атлант» командасының яшь уенчысы Әскар Каһарманов.

 

Икенче урын алдылар
Икенче урын алдылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: