Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 июнь 2023, 16:45

Мин ГТОдан башлыйм

1 июньдә «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында көндезге балалар лагере эшли башлады.

Мин ГТОдан башлыйм
Мин ГТОдан башлыйм

Лагерьда ял итүче 110 укучы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзерлек» темасына спорт фестивален уздыру планлаштырыла.

Күптән түгел районның 10 мәктәпкәчә учреждениесе арасында да спорт фестивале узды.

– Быел ГТО рейтингы күрсәткечләренең берсе – төрле ярышлар оештыру һәм үткәрү. Монысы без үткәргән алтынчы ярыш. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында бу «Мин ГТОдан башлыйм» дип аталган икенче ярыш. Беренче этап узды һәм анда сәламәтлекләре буенча физкультура белән шөгыльләнергә рөхсәт ителгән барлык балалар комплекс нормативларын тапшырды. Бу фестивальгә 58 бала килде, – дип билгеләп үтте ГТО Тестлау үзәге мөдире Сергей Балуев.

Башта алар, тиеш булганча, музыка астында буыннарын язып алдылар, аннары сынау бирер вакыт җитте. Яшь спортчыларга 30 метрга йөгерү, теннис тубын мишеньгә ыргыту, баскан килеш алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, алты минут йөгерү кебек биш сынау үтәргә кирәк булды.

Барлык күнегүләр дә балаларның ничә яшьтә булуына карап сайланган. Кечкенәләр булдыра алганча тырыштылар. Һәрберсенә үзенең никадәр көчле, сыгылмалы һәм җитез булуын белү кызык булды.

– Без бернәрсәдән дә курыкмадык, бик тырыштык. Ярышлар беткәч татлы призлар биргәнгә шатландым, – дип сөйләде «Аленушка» балалар бакчасы командасы составында катнашкан җиде яшьлек Эмиль Улямаев.

Тестлар тапшыруга катгый таләпләр куелуга карамастан, балалар биремнәрне үтәделәр, педагогларны һәм судьяларны үзләренең чыдамлыгы һәм җитезлеге белән гаҗәпләндерделәр.

– Аларның күнегүләрне зур кызыксыну белән һәм бик теләп башкаруларын үз күзләрең белән күрергә кирәк. Балаларның күбесе өчен нормативларны үтәү авыр булса да, яхшы нәтиҗә күрсәтү-ләрен билгеләп үтәсем килә. Минемчә, катнашучылар арасында бронза, көмеш һәм алтын билге алучылар да булыр, – дип фикере белән уртаклашты Сергей Иванович.

Ярышта «Петушок» балалар бакчасы командасы беренче урын алды, «Родничок» – икенче, ә «Березка» өченче урында.

Яшь спортчыларга ГТО нормативларын тапшыру турында грамоталар һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

Ә балаларның шатлык тулы күзләре – бәйрәмне оештыручылар өчен иң яхшы бүләк булды.

– Спорт – ул сәламәтлек. Без, олылар һәм балалар, сәламәт тормыш рәвеше яклы! – диде «Петушок» балалар бакчасы мөдире Алия Матюшина.

Мин ГТОдан башлыйм
Мин ГТОдан башлыйм
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: