Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
1 июнь 2023, 12:06

Максат уртак булды

Күптән түгел Пионерлар һәм укучылар йортында «Президент ярышлары»ның икенче этабы – иҗади конкурс үтте.

Максат уртак булды
Максат уртак булды

Анда ирешелгән нәтиҗәләр балалар спорт клубларының комплекслы спартакиадасы исәбенә керәчәк.

Районның сигез мәктәбенең яшь спортчылары сәхнәдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр команда музыка астында чыгыш ясады, алар танылган спортчылар, үзләренең спортка мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр, хәтта гимнастик трюклар да күрсәттеләр.

– Әлеге ярышларның үзенчәлеге – команда белән ярышуда, ә команда – ул гадәти сыйныф. Анда төрле балалар җыелган, аларның һәркайсы шәхси һәм уртак максатка омтыла. Берәүләр өчен ул – ихтыяр көчен ныгыту, икенчеләр өчен – чемпион исеме алу, өченчеләр өчен – көчлерәк һәм чыдамлырак булу теләге. Балаларга бергә эшләргә өйрәнергә туры килә, башкаларның аңардан башка максатка ирешә алмаячакларын һәркем аңлый. Ярыш шартлары төрле сәләтләрне ачарга мөмкинлек бирә. Ярышта катнашучыларның тырышып әзерләнгәнлеге күренеп тора, – ди балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең инструктор-методисты Юлия Идрисова. 

Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең поселок мәктәпләре арасында бишенче мәктәп командасы беренче урын алды, беренче мәктәп көмеш медальгә лаек булды, гимназия – өченче урында. Авыл мәктәпләре арасында беренче урында – Дурас командасы. Аларның чыгышы жюри әгъзаларын гына түгел, тамашачыларны да таң калдырды. Бишкәҗә укучылары – икенче, әминлеләр өченче урын алдылар.

– Көндәшлекнең зур булуына карамастан, ярышлардан уңай тәэссоратлар алып кайттык һәм яңа дуслар таптык, – дип кичерешләре белән уртаклашты беренче мәктәпнең бишенче сыйныф укучысы Руфина Курамшина.

Максат уртак булды
Максат уртак булды
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: