Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 Май 2023, 15:43

Яшь спортчылар өчен меценат

«Чишмә спорт-сәламәтләндерү комплексында 2011-2013 елгы 20 спортчыдан торган «Чишмә-Атлант» һәвәскәр футболчылар клубы командасы да шөгыльләнә.

Яшь спортчылар өчен меценат
Яшь спортчылар өчен меценат

Егетләр барлык турнирларда һәм ярышларда катнашып, үзләрен күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар.

«Туклану үзәге» җәмгыяте җитәкчелеге яшь спортчыларның тырышлыгын һәм казанышларын бәяләп, иганәчелек турында килешү төзеп, клубны үз карамагына алган.

–  «Туклану үзәге» әлеге команда егетләренә ярдәм күрсәтеп, үзен генераль менеджер ролендә сынап карарга булды, – диде «Туклану үзәге» җәмгыяте директоры Энҗе Әхмәдуллина.

Булачак клуб иганәчеләре «Түгәрәк өстәл» янында киләчәккә планнары белән уртаклаштылар һәм өч яклы килешүгә кул куйдылар.

– Меценатлар ярышларга, спорт җыеннарына баруны өлешчә финанслауда ярдәм күрсәтәчәкләр, тренерлар составын ныгытачаклар, ике комплект спорт формасы һәм башка кирәк-яраклар сатып алачаклар. Егетләрне кызыксындыру өчен хәтта бонус системасы да бар. Һәвәскәр командалар һәрвакыт бик аз финанслана. Аларның барлык чыгымнары ата-аналар кесәсенә төшә. «Туклану үзәге» җәмгыяте компаниясе тәкъдим иткән ярдәм бик урынлы. Мондый хезмәттәшлек безнең футбол командасына ярышларда тагын да зуррак уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер, дип ышанам, – дип хәбәр иткән социаль челтәрдәге сәхифәсендә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Меценатлар команда әгъзалары белән спорт комплексында тренировка вакытында таныштылар.

– Әти мине алты яшемнән футболга йөртә башлады. Спортның бу төре бик ошады. Тренер Тимур Марс улының «син булдырасың» дигән сүзләре канатландырып җибәрде, көч өстәде. Дус һәм бердәм командабыз бар, ярышларга еш барабыз һәм җиңү яулап кайтабыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты «Чишмә-Атлант» балалар футбол клубы капитаны Родион Бакиев.

Иганәчеләр быел җәй көннәрендә балалар арасында урам футболы буенча ярышлар оештырырга ниятлиләр. Ә уку елы башлангач «Туклану үзәге» җәмгыяте кубогына «Күн туп» мәктәп чемпионаты узачак.

«Чишмә-Атлант» футбол клубы барлык ярышларда горурлык белән Чишмә районы исеменнән чыгыш ясаучы клуб булачак.

Яшь спортчылар өчен меценат
Яшь спортчылар өчен меценат
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: