Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
7 апрель 2023, 13:25

Өлкән яшь спортка киртә түгел!

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә, быел ул «Һәркем өчен сәламәтлек» девизы астында уза.

Өлкән яшь спортка киртә түгел!
Өлкән яшь спортка киртә түгел!

Ә без саулыкны саклар өчен нәрсәләр эшлибез соң, дип уйланырга сәбәп бар.

– Поселок стадионнарында йөгерү белән шөгыльләнүче яшьләрне һәм өлкәннәрне еш күрәм. Шулай ук футбол, баскетбол уйнаучылар, турникта күнегүләр ясаучылар бар. Олы яшьтәге күршеләрем, мәсәлән, һәр кичне, һава торышы нинди булуга карамастан, чаңгы таяклары тотып йөрергә чыгалар. Кешеләрнең үз сәламәтлекләре турында кайгыртуы, актив тормыш рәвеше алып баруы мөһим, бу балалар һәм тирә-юньдәгеләр өчен дә күркәм үрнәк, –  дип сөйли Чишмәдә яшәүче Гөлнара Әхмәдиева.

Кешенең сәламәтлеге, беренче чиратта, аның үзенә бәйле. Сәламәт тормыш рәвеше, үзеңә һәм тирә-яктагыларга карата җаваплы мөнәсәбәт – боларның барысы да саулыкны, озын гомерлелекне саклау, авыруларны кисәтү өчен кирәкле шартлар.

Җәмгыятьтә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр спорт белән шөгыльләнми дигән фикер бар. Монда авырта, тегендә сызлый – нинди спорт инде? диючеләр дә бардыр.

– Мин балачактан ук спортны яраттым. Чаңгы турнирларында, йөгерү һәм ату буенча ярышларда катнаштым. Балаларымны һәм оныкларымны да төрле тренировкаларга йөрттем, һәм беләсезме, нәтиҗәләр көттермәде, алар спортчы булып киттеләр, – дип искә ала 74 яшьлек пенсионер Альбира Ишмөхәммәтова.

– Пенсиягә чыккач, сәламәтлекне саклап калу өчен скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башладым. Башта авыр булды, соңыннан кул һәм иңбаш мускуллары йөкләнешкә күнекте. Көч кереп китте. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, дип юкка гына әйт-миләр бит. Шуны онытмаска кирәк, сәламәтлек турында хәстәрлек күрергә беркайчан да соң түгел.

Пенсиягә чыгуга кешенең физик активлыгы кискен кими, әмма хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү бик кирәк. Альбира Фәхраз кызы скандинав йөреше аның өчен кешеләр белән аралашырга чыгу һәм көндәлек күнегүләр генә түгел, ә дәвалану ысулы да булуын таный. Аның ярдәмендә ул үзен яхшы формада тота ала.

– Иң мөһиме, яшьләр дә спорт белән шөгыльләнсен иде, чөнки спорт – ул тормыш, – дип үз фикерен белдерде  пенсионер.

Өлкән яшь спортка киртә түгел!
Өлкән яшь спортка киртә түгел!
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: