Плей-оффта «Атлант-дубль» командасы белән «Атлант» футбол клубы очрашты.
Егетләр уенның беренче минутларыннан ук бер-берсенең капкасына һөҗүм итә башладылар. Исәпне «Атлант-дубль» командасы ачты: Айдар Йосыпов тупны Андрей Ищенкодан кабул итеп, Айдар Хәмитовны алдалап, беренче голны кертте. Әмма, өстенлекне саклап кала алмадылар. «Атлант» тәнәфескә тукталганчы ук алга чыкты. Икенче таймда да «Атлант» дәртләнеп китеп, дубль командасын артта калдыруын дәвам итте.
«Атлант-дубль» нокдаун хәлендә калды һәм төп составка каршы тора алмады. Ләкин дублерлар шулай да бер туп кертә алдылар.
Матч ахырында соңгы минутта «Атлант-дубль»ның тагын бер гол кертү мөмкинлеге булды.
Шулай итеп, «Атлант» командасы плей-офф уенда 5:2 исәбе белән җиңү яулады.