Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2023, 10:32

ГТО – сәламәтлеккә һәм уңышка юл!

11 мартта «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында районның хезмәт коллективлары һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында ГТО – «Хезмәткә һәм оборонага әзерлек» буенча Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексының кышкы район фестиваленең икенче этабы узды.

ГТО – сәламәтлеккә һәм уңышка юл!
ГТО – сәламәтлеккә һәм уңышка юл!

Нормативларны тапшыруда 300гә якын кеше катнашты. Аларның һәрберсе ике мотлак һәм ике үзе сайлап алган сынауны үтәргә тиеш булды. Гер күтәрү, ераклыкка сикерү, ату һәм йөзү кебек ГТО комплексы күнегүләре катнашучыларның барлык физик сыйфатларын: көчен, чыдамлыгын, сыгылмалылыгын, координциясен тикшерерлек итеп сайланган.

Чыгыш сүзләрдән соң катнашучылар ГТО нормативларын тапшыру өчен мәйданчыкларга таралыштылар. Менә, ниһаять, старт бирелде! Аларга карап, кешеләрнең оста итеп күнегүләр ясавына, ике метрдан артык озынлыкка сикерүенә, туп-туры атып мишеньгә тидерүенә гаҗәпләнәсең.

– Спортны һәрвакыт яраттым. Мондый фестивальләрдә катнашу бик күп уңай тәэссоратлар бирә. Без башкаларны, балаларны да үз үрнәгебездә спортка җәлеп итәргә тиешбез, чөнки спорт – ул сәламәтлек, – дип фикере белән уртаклашты Алкин-2 урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфинур Хаҗиева. Ул ату буенча шәхси зачетта нормативны алтын значокка үтәп, 34 балл җыйды.

Әйтергә кирәк, күнегүләр чын көндәшлек рухын уятты. Көрәш дәрте минут саен арта барган кебек тоелды, кәефләр күтәрелде, йөзләр алсуланды, күзләр нурланды. Һәр мәйданчыкта теләктәшлек күрсәтеп, иптәшләренә чираттагы баскычны үтү өчен көч биреп торучылар булды.

– Физкультураны һәм спортны яратам, шуңа күрә бу фәннән укытам. Укучыларымны да, спорт түгәрәкләренә һәм физкультура дәресләренә теләп йөрсеннәр өчен, кызыксындырырга тырышам. ГТО ярдәмендә илдә күпләр спорт белән даими шөгыльләнә башлар һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барыр, дигән фикердәмен, – ди поселок гимназиясенең физкультура укытучысы Илдус Әминов.

– ГТО комплексын яңадан торгызу сәламәт тормыш рәвеше алып баруда, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышаныч формалаштыруда мөһим роль уйный. Мин һәрвакыт физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен ГТО тапшыруда катнашам. Судьяларның кырыс һәм гадел булуын билгеләп үтәсем килә. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз, – дип фикерен белдерде нормативлар тапшыруда катнашкан район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Узган ел йомгаклары буенча барлык нормативларны алтын билгегә тапшырган 21 катнашучыны бүләкләү чараның күңелле мизгеле булды. Бүләкләнүчеләрнең җидесе Ирина Жукова җитәкчелек иткән «Березка» балалар бакчасы хезмәткәрләре командасыннан.

– Мондый чаралар физик культура һәм сәламәт тормыш рәвеше белән кызыксынуны арттыра. Бигрәк тә үсеп килүче буынны спорт рухында тәрбияләү мөһим. Узган елда безнең бакчаның әзерлек төркемнәреннән 38 бала беренче тапкыр ГТО нормативларын үтәүдә катнашты. Балалар нәтиҗәләргә ирешеп шатландылар һәм иптәшләре өчен борчылырга да өйрәнделәр, үзләрен спорт командасы әгъзалары итеп хис иттеләр, – дип сөйләде Ирина Юрьевна.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Чишмә районы республика рейтингында 39нчы урында тора, бу 2021 ел нәтиҗәләре буенча тугыз урынга югарырак.

– Ярышлар оешкан рәвештә узды. Быел рекордлы санда – 4 меңнән артык кеше катнашты. Шуларның 1422се барлык нормативларны да үтәде. Эшләр бара, нәтиҗәләрне арттыру мөһим! Район халкын ГТО сайтында теркәү (www.gto.ru) безгә рейтингта югарырак күтәрелергә ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады «ГТО» Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча

тестлау үзәге»нең аерым структур бүлекчәсе мөдире Сергей Балуев.

Оештыручылар билгеләп үтүенчә, катнашучыларның күбесе бу бурычны уңышлы башкарып чыккан, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының аерымлык билгеләренә туры килгән нормативларны үтәгән.

ГТО – сәламәтлеккә һәм уңышка юл!
ГТО – сәламәтлеккә һәм уңышка юл!
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: